Маяк
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
5 август 2022, 15:36

Янгыннар саны кимесен

Бүгенге көнгә республикада 6797 янгын очрагы теркәлеп, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6,7 проц. кимрәк

Янгыннар саны кимесен
Янгыннар саны кимесен

Аларда 123 кеше һәлак булган, шул исәптән 3 бала, 152 кеше имгәнгән. Авыл җирлегендә 3455 янгын чыккан, аларда 75 кеше һәлак булган, шул исәптән 3се - бала, 75 кеше имгәнгән.

Безнең районда быел 42 янгын чыгып, аларда һәлак булучылар юк, 1 кеше тән җәрәхәте алды.

Әлеге вакытта, һава торышы эссе һәм коры. Шуңа бәйле рәвештә, янгын чыгу куркынычы кискен арта. Аның хәвефсезлеген тәэмин итү буенча берничә кагыйдәне төгәл үтәргә кирәк. Һәр торак йорт янында су белән сыешлык урнаштырырга кирәк; чүп-чарны яндырырга ярамый; коры һәм җилле һава шартларында яки шторм кисәтүе хәбәре булганда, янгын хәвефе тудыручы эшләр үткәрергә ярамый; балаларга шырпы һ.б. ачык ут чыганаклары белән уйнарга рөхсәт итмәгез, чөнки балалар шуклыгы-янгын килеп чыгуның иң еш сәбәпләренең берсе; шешәләрне, пыялаларны һәм кояш нурларын фокуслый һәм януга китерә торган башка чүп-чарны ташларга ярамый; территорияләрдә һәм биналар янында үләнне вакытында чабып, җыеп алырга кирәк.

Агымдагы елда үләннең көчле үсүе күзәтелә, ул, корылыкны исәпкә алып, янгыннарның тиз таралуы факторларының берсе булып тора. Үскән үләннәр киләсе елның язында да янгын хәвефе тудырачак.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: