Маяк
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
14 сентябрь 2022, 15:30

Батырлыгың алдында баш иябез, Илгиз!

Бүген илешлеләр Украинада барган хәрби операциядә батырларча һәлак булган, контракт буенча хезмәт иткән ефрейтор,  28 яшьлек якташыбыз Илгиз Сәйфуллин белән бәхилләште.

Батырлыгың алдында баш иябез, Илгиз!
Батырлыгың алдында баш иябез, Илгиз!

Туган илебезне яклап, башкаларның тыныч һәм бәхетле тормышы хакына үзен аямый батырларча һәлак булган якташыбыз алдында баш иябез.

Бүген илешлеләр Украинада барган хәрби операциядә батырларча һәлак булган, контракт буенча хезмәт иткән ефрейтор,  28 яшьлек якташыбыз Илгиз Сәйфуллин белән бәхилләште. Геройны соңгы юлга озатырга аның туганнары һәм якыннары, дуслары, сыйныфташлары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, локаль сугыш ветераннары, район халкы килгән иде.

Матәм чарасында муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, Башкортстан Республикасы Дәүләт – җыелышы Корылтай депутаты Әлфис Гаязов, Дүртөйле шәһәре, Дүртөйле һәм Илеш районнары хәрби комиссары Илгиз Баһаутдинов, 74854нче хәрби часть вәкиле сержант Алексей Степанов, Илеш һәм Бакалы районнарының имам-ахунды Рөстәм Абушахмин, “Аккүз урта мәктәбе директоры Фәйрүзә Гайнуллина, Хәрби туганлык” район җәмәгать оешмасы рәисе һәм әгъзалары, катнашып, хушлашу сүзе белән чыгыш ясады.

Батыр солдат Аккүз авылы зиратына җирләнде. Илгизнең әти-әнисенең, туганнарының, якыннарының, дусларының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Митинг хакында тулырак гәзитнең киләсе санында укырсыз.

Автор:Лира Гареева
Читайте нас: