Маяк
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
2 сентябрь 2023, 13:00

Киләчәкне күз уңында тотып

“Арбаңны кыш, чанаңны җәй әзерлә” – дип халык мәкалендә юкка гына әйтелмәгән. Шушы хакыйкатьне истә тотып, районда мәгариф, медицина, мәдәният һәм башка социаль объектларны кышка әзерлек алып барыла.

Киләчәкне күз уңында тотып
Киләчәкне күз уңында тотып

Югары Яркәйдәге икен-че балалар яшүсмерләр спорт мәктәбендә бу җәһәттән күләмле эшләр башкарыла. Учреждение коллективы үз көчләре белән башкара агымдагы ремонт эшен. Әйтергә кирәк, ул төгәлләнү алдында инде. Кышын иң кирәкле участок - җылылык челтәре каралып, әзерлек хәленә китерелде. Котельныйдагы барлык насослар каралды, электромонтаж эшләре башкарылды. Бассейннардагы сулар агызылып, төбе һәм стеналары яхшылап юуылды. Шулай ук бинаның стеналары штукатурланып, агартылды, буялды. Учреждениенең территориясе дә тәртипкә китерелеп, коймалары буялды. Хезмәткәрләр Ф.Якупов, Р.Сәмигуллин, Р.Фәррахова, Г.Антонова, Г.Разетдинова, И.Әсәдуллина, Р.Яппарова, Ф.Мөхәммәдиева, Р.Арысланов, Д.Гыймаев, И.Фазлетдинов, Н.Сәрвәров, И.Сафин, Р.Акмалова ремонт эшләрен сыйфатлы башкаруга лаеклы өлеш кертте. Тиздән бассейн район-дашларны кабул итәр, кышкы чорда өзлексез, тотрыклы эшләрбез дигән өметтә калабыз.

Рөстәм Сәетов,
икенче балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры.

Киләчәкне күз уңында тотып
Киләчәкне күз уңында тотып
Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас: