Маяк
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
21 июль , 12:00

Илешнең шәрәфле шәхесе

Суфиян Поварисов гомере буе туган ягының патриоты булды, безнең якларга аның юлы бер дә өзелмәде. Хуҗалыкларда булып, кешеләр белән күзмә-күз очрашулар, төрле мәдәни чараларда катнашулар, ниһаять, үзенең юбилей кичәләре – һәммәсе аның өчен мөһим иде. Шундый аралашулар аша якташларын үзенең язмалары геройлары итеп, күпләгән публицистик һәм әдәби әсәрләр тудырды. Ә аны район буйлап күп вакытта элек партия райкомында идеология секретаре, аннары район хакимиятендә аналитика һәм кадрлар эше буенча бүлек начальнигы булып эшләгән педагогия фәннәре кандидаты, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмил Кәүсәр улы Нуретдинов озатып йөри иде. Галим һәм әдип аның хәтерендә нинди тәэссоратлар калдырган соң? Түбәндә сүз шул хакта бара.

Илешнең шәрәфле шәхесе
Илешнең шәрәфле шәхесе

- Рәмил Кәүсәрович, сез Суфиян Шәмсетдин улы белән озак еллар аралашкан җитәкче буларак, бүген аны ни рәвешле искә аласыз?

- Әйе, районда бу мәртәбәле шәхес белән иң күп аралашкан кешемендер дисәм, һич тә ялгыш булмас. Аның белән беренче очрашу 1981елның көзендә булды.Шул елны мин партия район комитетының агитация һәм пропаганда бүлегенә инструктор булып эшкә килдем. Идеология буенча райком секретаре Рифкать Фәтхиев миңа Суфиян Поварисовны авылларга очрашуларга алып чыгуны йөкләтте. Без шул рәвешле,Үрмәт урта мәктәбендә, М.Гәрәев исемендәге хуҗалыкта булдык. Ул вакытта Суфиян Шәмсетдин улы Башкорт дәүләт университеты доценты,филология фәннәре кандидаты иде.Бер үк вакытта җәмәгать эшләре белән актив шөгыльләнә иде. Очрашулар вакытында аның бик кызыксынучан булуы, һәр нәрсәне ныклап, җентекле аңларга тырышуы, кешеләр белән йомшак кына, җайлап кына сөйләшүе игътибарны тартты. Әлбәттә, мондый очрашулар эзсез калмады, аның республика басмаларында илешлеләр турында очерклары, сүрәтләмәләре басылып торды. Арытаба безнең очрашулар гомеренең ахырына кадәр дәвам итте. Мин бүген дә аның күп кенә кешелеклелек сыйфатларын үземә үрнәк итеп, ихтирам белән искә алам.

- Әйе, райондашлары турында аның кебек бирелеп, күп итеп язган журналист һәм язучы сирәктер. Ә ул язу белән генә чикләнмәде бит әле.

- Дөрес, 80 нче еллар башында нәкъ менә аның тырышлыгы белән районда әдәби лекторий оештырылды һәм аның дәресләре уздырыла башлады. Бу эш берничә ел дәвам итте. Ул башкаладан язучыларны оештырып алып килеп, мәктәпләрдәге тел һәм әдәбият, тарих укытучылары, мәдәният һәм медицина хезмәткәрләре белән очрашулар уздырды. Алай гына түгел, әдипләр урыннарга да бик теләп чыгалар иде. Очрашулар вакытында әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар хакында фикер алушулар оештырыла, язучылар иҗатына карата халык фикере өйрәнелә. Соңрак очрашуларга сәнгать әһелләре дә җәлеп ителде. Мондый чараларның максаты –халыкның аң-белемен, мәдәни үзаңын үстерү, рухи азык белән ныгыту булды. Кешеләрне кулына китап алырга, мәдәни чараларга җәлеп итәргә зур этәреш ясалгандыр дип уйлыйм. Соңыннан язучылар үзләре дә:”Без Илеш халкына күпме рухи азык биргәнбездер, әмма алардан үзебез дә аң-акылыбызны баета торган тәгълимат белән тукландык”,- диделәр. Ә инде 1983 елда Суфиян аганың Илешкә багышланган “Бәхет турында легенда” дигән китабы басылып чыкты. Ул районның данлыклы хезмәт уңганнарына –игенчеләренә, терлекчеләренә, урта звено кадрларына һәм хуҗалык җитәкчеләренә багышланган . Мин бүген бу китапны 80нче еллардагы район елъязмасы дияр идем. Ул язмаларына керткән геройларын кемнәндер ишеткән буенча гына түгел, ә бәлки үзе якыннан җентекләп өйрәнеп, аларны эш кешесе һәм шәхес буларак тулы итеп, ышандырырлык фактлар ярдәмендә сүрәтләүгә ирешкән.

- Сез үзегез дә фән кешесе буларак, аның тел өлкәсендәге хезмәтләрен ничек бәяләр идегез?

-Суфиян Поварисов - 300 фәнни хезмәт авторы. Башкортстан һәм Татарстанның тел өлкәсендә эшләүче галимнәре аның фәнни хезмәтләренә зур бәя бирә.Ул – тормышны нык яраткан һәм үзенең гыйльми эшчәнлегенә мөкиббән киткән, аңа бик таләпчән карашта торган галим булды дияр идем. Докторлык диссертациясен башкорт һәм татар классигы Галимҗан Ибраһимовның иҗатын, сәяси эшчәнлеген, тормыш юлын тикшерүгә багышлый. Сайлаган темасын ныклап өйрәнеп, беренчедән, аны язучы буларак анализлый, икенче яктан шәхес буларак ача. Бу гыйльми хезмәте белән ул фәнне үстерүгә гаять зур өлеш кертә, докторлык диссертациясен уңышлы яклый. Алай гына түгел, еллар үтү белән ул Г.Ибраһимов турында трилогия иҗат итә һәм үзенә үлмәс һәйкәл куя.

- Рәмил Кәүсәрович, әдипнең үзенең сөйләм теленә, мөгаен, сез дә игътибар иткәнсездер.

- Әлбәттә. Биредә бер генә мисал китерәсе килә. Миңа бүләк иткән “И, газиз җирем –иманлы Илешем” дигән китабына автографын шулай дипязган: “Рәмил Кәүсәр улы Нуретдинов галиҗәнәпләренә! Ачык йөзеңне, киң күңелеңне, кешелеклелек сыйфатларыңны, талантыңны, аң-акылыңны, шәфәгатьле белемеңне зур хөрмәт, тирән ихтирам итеп, яшәештә яңа бәхетләр телим! Теләгем фәрештәнең “Амин” дигән чагына туры килсен!!!Суфиян абыең Поварисов. 8.06.2013. Яркәй.

”Менә шулай теле искиткеч бай, тәмле.Башкорт, татар теленең байлыгын моңа кадәр кулланылмаган сүзләр исәбенә баетып, тулыландыру өстендә эшли ул. Галим буларак, телнең гаять нечкә мәгънәсенә үтеп керергә, аның байлыгын, матурлыгын, эстетик кыйммәтен ачыкларга тырыша. Сүзләрне урынын белеп, кешенең характерына ярашлы итеп куллана белә. Гомумән, аның гыйльми хезмәтлрен киләчәктә фәнни яктан өйрәнерләр дип уйлыйм.

Тагын бер нәрсәне билгеләп үтәсе килә, ул районга берәр чарага кайтасы булса, алдан җентекләп үзенең тәвакыйгаларныкъдимнәрен хат аша язып җибәрә торган иде. Гомумән, анда җаваплылык хисенең бик югары икәне күренеп тора иде. Бөек Ватан сугышының утлы юлларын узган яугирнең башкача булуы да мөмкин түгел шул.

Әлеге фикерем аның әдәби эшчәнлегенә дә бердәй кагыла.Әдип сугыш темасына кагылган әсәрләрендә  шулкадәр тулысы белән, ышандырырлык итеп сүрәтли, аны үз башыннан үткәргән кеше генә шулай күз алдына бастыра ала. Кайсы гына әсәрен укып карасаң да, шул бәяне бирергә мөмкин. Аның мәхәббәт темасына язылган әсәрләре үзенчә матур, башкаларны кабатламый, авыл яшьләренең психологиясен аңлап, мәхәббәтнең үсешен күңелләрне җилкендерерлек итеп тасвирлый. Мәхәббәт матур булырга тиеш – аның, үзе кабатларга яратканча,илаһилык кодрәте шундый.

Суфиян Шәмсетдин улы фәндә, әдәбиятта, яшәештә үзенең ару-талусыз хезмәте белән мәңгелек моң булып, якты эз калдырды. Ул - чыннан дарайоныбызның горурланырдай, шәрәфле шәхесе.

Әңгәмәдәш –Гөлфинә Сәлимова.

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас: