«Авылтерриторияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасының максаты - авылда яшәүче һәм эшләүче гражданнарның торак шартларын яхшырту, социаль объектлар белән тәэмин итү, авыл җирлегендә инженер инфраструктурасы, автомобиль юллары һәм башка объектлар төзү.
Шушы чорда торак урыны наем шартнамәсе буенча төзү юнәлеше буенча районда агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре өчен 9 шәхси торак йорт файдалануга тапшырылган, шулай ук Югары Яркәй авылында бер педагог өчен фатир сатып алынган. 4 ел эчендә әлеге йортларны төзүгә 54 млн. 500 мең сум акча сарыф ителеп, шуның 43 млн. 500 мең сумы федераль һәм республика бюджетыннан бүленгән. Агымдагы елда әлеге программа буенча агросәнәгать комплексы өлкәсеннән тагын 7 гаилә үз торак шартларын яхшыртырга ниятли.
Әйтергә кирәк, бүгенге көндә әлеге программа чикләрендә Иске Күктау авылында яшь гаилә -Бикчуриннар өчен кирпечтән күркәм йорт төзелә. Гаилә башлыгы Айдар “Урожай” токымчылык заводы җәмгыятендә механизатор булып хезмәт сала. Язгы кыр эшләрендә, мал азыгы хәзерләүдә, урак чорларында актив катнаша. Бикчуриннар биш блаа тәрбияли. Әлеге салынып килгән 126 кв м мәйданны тәшкил иткән йорт алар өчен бик тә уңайлы булачак. Проект буенча 4 бүлмә, зал, кухня, юыну, туалет бүлмәләре каралган.
“Хәзерге заманда йорт салып керүе җиңелләрдән түгел, төзелеш материаллары да кыйбат. Әлеге программаның торак шартларын яхшыртуга булышлык итүе – киләчәктә дә тырышып эшләргә этәргеч булып тора. Программага эләгүебезгә ихлас шатланабыз, җитәкчебез Айдар Мөхәрләмовка зур рәхмәтлебез, - ди күп балалы әти Айдар Земфир улы.
Шулай ук Иске Күктау авылында әлеге программа чикләрендә “Урожай” токымчылык җәмгыятендә фидакарь хезмәт салучы Гарифуллиннар һәм Саттаровлар гаиләләренә йорт төзелеп килә.
Күренүенчә, бәхетне читтән эзләми, туган ягында төпләнеп, тырышып хезмәт иткән авыл уңганнарын дәүләт игътибардан читтә калдырмый - “Башкортстан Республикасы авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы ярдәмендә авыл белгечләре торак шартларын яхшырта ала.
Лира Гәрәева .