Маяк
-4 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Новости
19 июнь , 12:00

Яше-карты күңел ачты

Гүзәл табигатьле, бөдрәләнеп үскән таллыкларга күмелеп утырган Сөн елгасы буенча урнашкан Илеш авылында тырыш һәм уңган халык яши. Вакытында җиң сызганып эшли дә, шул ук вакытта матур итеп ял да итә беләләр биредә.

Яше-карты күңел ачты
Яше-карты күңел ачты

Һава шартларын мөмкин кадәр нәтиҗәле файдаланып, “Илеш” кооперативы эшчәннәре иркен басу-кырларда киләчәк уңышка нигез салды. Язгы кыр эшләре тәмамлангач, милли бәйрәмебез Сабантуйга бер туфракта аунап, бер чишмә суын эчкән, бер сукмактан йөреп үскән авыл кешеләре генә түгел, язмышка буйсынып төрле якка таралган олысы кечесе җыйналды. Төрле җимешләргә бай, саф һавасы белән һәркемне үзенә җәлеп итеп торган каен әрәмәсе аланына төрле авыллардан да бихисап кунаклар килде.

“Илеш” кооперативы алдынгылары Илдар Гыйбәдуллин, Данис Сәлихов, Зилә Гыйбәдуллина Сабантуй әләмен күтәргәч, гимн бәйрәм башлануын хәбәр итте. Авылыбыз хәзрәте Вәркир Латыйпов дога укып, хәер-фатыйхасын бирде, чараның матур үтүен теләде. “Илеш” кооперативы рәисе Илдар Нәбиев сүз алып, кыр эшләренә йомгак ясады, җиңүчеләрне данлады. Ябалак авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Рөстәм Гыйлемханов халыкны бәйрәм белән котлады һәм “Атайсал” проектында катнашкан Камил Галиуллин белән Булат Әмировка рәхмәт сүзләре җиткерде, бүләкләде.

Барлык төр Сабантуе уеннарында олысы-кечесе дәррәү катнашып, бүләк алды. Безнең шатлык-сөенечләр белән уртаклашырга, бәйрәмне җыр-моң белән бизәргә Башкортстанның атказанган артистлары Гүзәл Әхмәтова һәи Илшат Яппаров килде.

Яше-карты һәр аткан таңыбыз якты, күгебез аяз, күңелебез тыныч булсын дигән теләктә зур канәгатьлек белән таралышты.

Зинура ГЫЙЛӘҖЕВА. Илеш авылы.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас