Маяк
-4 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Новости
18 декабрь , 15:00

Детальләрдә туган иҗат: Игорь Никифоровның үзенчәлекле дөньясы

Муса Гәрәев музееның киң һәм якты күргәзмәләр залына аяк басу белән үк күңелдә соклану һәм гаҗәпләнү хисе уяна. Монда – Лукоморье әкиятеннән таныш галим мәче дә, Дон Кихотның каһарман образы да, “Тихий Дон” әсәре, Пушкин әкият геройлары да, Тукайның Шүрәлесе белән Былтыр, шулай ук тарихка әйләнгән трактор һәм самолет модельләре дә урын алган. Боларның барысы да – Югары Яркәйдә яшәүче Игорь Никифоровның “Детальләрдәге тарих” дип исемләнгән иҗат дөньясы.

Детальләрдә туган иҗат: Игорь Никифоровның үзенчәлекле дөньясы
Детальләрдә туган иҗат: Игорь Никифоровның үзенчәлекле дөньясы

Игорь НИКИФОРОВ: Бүген сезнең игътибарга тәкъдим ителгән бу күргәзмә — минем иҗат юлыма бер нәтиҗә генә түгел, ә күңелемнең бөтен тирәнлеген, эзләнүләрем һәм табышларымны үзенә җыйган җанлы бер дөнья. Кеше үзенең кызыксынулары аша ачыла, һәм мин моны үз тормы шымда каткат расладым. агач һәм металл белән эшләү, скульптура тудыру, әйләнәтирә табигатьне сурәтләү — болар барысы да мине шәхес буларак формалаштырды, дөньяны кабул итүемне баетты. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән эшләрем — күпьеллык тырышлык, осталыкка омтылыш һәм иҗатка булган чын мәхәббәт нәтиҗәсе. аерым стендта туган авылым — Югары Юлдашның табигый гүзәллеген чагылдырган фотосурәтләр урнаштырылды. алар минем өчен — туган якка мәхәббәтемнең, хөрмәтемнең бер чагылышы. сезне иҗат дөньяма рәхим итәргә чакырам. Бу сәяхәт сезгә рухи яктан илһам, яңа фикерләр һәм күңел тынычлыгы алып килсен.

Балачактан башланган юнәлеш

— Мәктәп елларым, мөгаен, тормышымның иң мәшәкатьле һәм шул ук вакытта иң бәхетле чоры булгандыр, — дип искә ала Игорь Владимирович. — Уку да, җәмәгать эшләре дә күңелемдә янды. Кул эшләреннән торган мәктәп күргәзмәләрендә катнашуыбыз минем иҗат юлыма беренче этәргеч булды.

Дүртенче сыйныфта ул агачтан йөгереп баручы куян сыны ясый. Бу – аның иҗади тормышында беренче адым. Ул чакта рәсем ясау, тактага сурәт яндыру, фотога төшерү – барысы да Игорьның күңеленә аерым дөнья булып керә. Балалык мавыгулары аны скульптор булу хыялына китерә.

Ул Югары Юлдаш авылында Галина һәм Владимир Никифоровлар гаиләсендә эш сөеп үсә. Аның кул эшенә осталыгы әтисеннән – хуҗалыкның алдынгы комбайнчысы, тәҗрибәле механик Владимир Евстафьевичтан күчеп килә. Әтисе улына агач һәм тимер серләрен генә түгел, ә иҗади караш, фантазия һәм эшне белеп башкару сыйфатын да тәрбияли.

Бәхетле хатирәләрнең берсе – «Правда» гәзите битләрендә басылган әтиләре турындагы репортаж. Урак мизгелендә төшерелгән бу фотосурәт Ленинград блокадасын кичкән ханымның күңеленә барып җитә: ул рәхмәт хисләре белән тулы хат язып, гәзитне турыдан-туры уңган комбайнчыга юллый. Бу кадерле гаилә реликвиясе бүген дә Никифоровлар йортында саклана һәм күргәзмәнең түрен бизи.

Җаваплы хезмәт юлы

Мәктәпне тәмамлагач, Игорь Никифоров Башкорт дәүләт педагогия институтының “Физика һәм математика” факультетына укырга керә. Белем алганнан соң туган авылына кайтып, укытучы булып эшли башлый. Тырышлыгы белән аерылып торган яшь белгечне бер елдан соң ук мәктәп директоры итеп билгелиләр. Ә тагын дүрт елдан ул Ябалак авыл Советы хакимияте башлыгы вазифасына үрләтелә. Дүрт авыл өчен җаваплылык, халык белән даими аралашу, проблемаларны вакытында чишү – аның эш стиленә әверелә. Бу вазифада ул 14 ел намус белән хезмәт куя.

2013 елда Игорь Владимирович тагын да зуррак ышаныч ала һәм бүгенге көнгә кадәр муниципаль районы Советы секретаре булып эшли. Аның хезмәт юлы тәҗрибә, җаваплылык һәм халык мәнфәгатьләренә тугрылык белән сугарылган.

Металлдан — сәнгать әсәренә

Көндәлек вазифалары янәшәсендә Игорь Никифоров үзенең яраткан шөгыленә – скульптурага – вакыт таба. Ул көнкүреш җиһазларының металл детальләреннән, гайкалардан, тимер кисәкләреннән, эретеп ябыштырылган вак элементлардан гаҗәеп образлар тудыра. Бер скульптурада дистәләгән вак детальләр бер-берсенә ыргак кебек тоташа һәм бербөтен сәнгать әсәренә әверелә. Шуны да билгеләргә кирәк, Игорь Владимирович эшләгән һәр сын – динамикада. Рульле транспортның руле борыла, тәгәрмәчләре әйләнә, пропеллерлары хәрәкәткә килә. Кул эшләре арасында агач скульптуралар да урын алган. Кыскасы, әтисе еллар буе җыеп барган, шулай ук үзе металлолом тапшыру пунктларыннан юллап алган иске йозаклар, тимер детальләр, кибетләрдән сатып алган автомобильнең төрле запас частьләре бүген Игорьның иҗатында икенче гомер ала.

Күргәзмәләр һәм танылу

Игорь Никифоровның эше тәүге тапкыр 2020 елда районыбыз халкына тәкъдим ителә. Аннары Дүртөйле шәһәрендә узган күргәзмәсен Башкортстан Милли музее белгечләре күреп, зур кызыксыну белдерә. Шулай итеп, оста башкалага чакыру ала. 2023 елда аның “Башка караш” исемле күргәзмәсе республика Милли музеенда куела. Уфадагы күргәзмәгә самолет, вертолет, трактор, танк, мотоцикл модельләре, әдәби геройлар, әкият персонажлары, милли “Сабантуй” композициясе һәм башка иҗат җимешләре, кыскасы, барлыгы 56 эш тәкъдим ителә. И.Никифоровның гомеренең матур мизгеле - 55 яшьлек юбилей көнендә ачылган быелгы күргәзмәдә авторның фоторәсемнәре дә урын алган. Аларның күбесе – туган ягы Югары Юлдаш табигатенең гүзәл күренешләре: Сөн һәм Агыйдел елгалары, иркен кырлар һәм урман палитрасы.

Күргәзмә һәр яшьтәге кешеләрне кызыксындырып, көннән-көн зур популярлык ала, хезмәт коллективлары гына түгел, гаиләләре белән килүчеләр дә күп бирегә. Экспозиция өч зонага бүленгән: “Техника”, “Көнкүреш”, “Әкият”.

Гаиләдә – иҗат рухы

Югары Яркәйдә Никифоровлар яшәгән Победа урамыннан узган һәркем йортларына сокланмый калмый, әлбәттә. Капка алдын бизәп торучы агач һәм тимер скульптуралар: Игорь Владимирович ясаган арба тартып баручы болан, көрәккә таянган аю, көянтәле кыз, велосипедлы егет урамнан ук игътибарны үзенә җәлеп итеп, биредә оста куллылар яшәвен исбатлый. Ике ул һәм кыз тәрбияләп үстергән күркәм гаиләдә һәркем иҗатка тартылган: балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче тормыш иптәше Әлфидә ханым курчаклар тегә, паннолар ясый, балалар бакчасы өчен костюмнар әзерли.

Иҗат – күңелнең тынычлыгы

— Остаханәмә кермичә торсам, күңелем тыныч түгел, — ди Игорь Владимирович. — Иҗат барышында барлык борчулар юкка чыга. Эшләнгән эшнең матур нәтиҗәсен күрү – зур бәхет. Мин үз хыялларымны нәкъ менә шушы шөгылем аша тормышка ашырдым. Хыяллар чынга ашсын өчен күңелеңне тыңларга, тырыш булырга һәм эшне яратырга кирәк.

Әйе, Игорь Никифоровның “Детальләрдәге тарих” күргәзмәсе – иҗатка, тырышлыкка, фантазия көченә багышланган чын бәйрәм. Гади генә предметлардан тудырылган бу скульп- туралар һәркайсына үзенең җанлы тарихын сөйли. Шуңа күрә дә аны күрергә килүчеләр саны көннән-көн арта.

Бу уникаль дөньяны һәркем күрергә тиеш. Күргәзмә Яңа ел каникулларында да эшләячәк. Аны күрергә теләге булган һәркем Муса Гәрәев музеена рәхим итә ала. Килегез, күрегез,үкенмәссез!

Лилия ЙОСЫПОВА.

Детальләрдә туган иҗат: Игорь Никифоровның үзенчәлекле дөньясы
Детальләрдә туган иҗат: Игорь Никифоровның үзенчәлекле дөньясы
Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас