Маяк
-5 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Новости
22 декабрь , 11:10

Уңышлар белән каршы алабыз

22 декабрьдә Русиядә энергетикларның һөнәри бәйрәме билгеләнеп үтелә. Бу электр һәм җылылык энергиясе белән тәэминатка бәйле барлык һөнәр ияләре бәйрәме, аларның эшчәнлеге илебез һәм аның халкы өчен бик мөһим. Бәйрәм датасы очраклы сайланмаган. Ерак 1920 елда ГОЭЛРО планы кабул ителә, анда бөтен илне электрлаштыруның мөһим этаплары билгеләнелә. Энергетик һөнәре һәрвакыт иң мөһим һәм мактаулы һөнәр генә түгел, ә бөтен ил, халык, тормыш өчен мөһим һөнәрләрнең берсе булды һәм булачак.

Уңышлар белән каршы алабыз
Уңышлар белән каршы алабыз

Илеш районы электр челтәре «Башкирэнерго» җәмгыятенең Октябрьский электр челтәренең структур подразделениесе булып тора. Структурада – Андреевка, Яркәй һәм Үзәк бүлү челтәрләре участогы, подстанция бүлеге, электр энергиясе учеты төркеме һәм кулланучыларны кушу участогы.

Илеш районы электр челтәре 6-10 киловольтлы – 761 км, 0,4 киловольтлы - 613 км озынлыктагы һава линияләрен эксплуатацияләү эшләрен башкара.

Безнең карамакта 10/0,4 киловольтлы 664 трансформатор пункты, 35/6-10 киловольтлы 8 подстанция булып, аларга 585 предприятие, 13132 абонент тоташтырылган. Коллектив 52 кешене берләштерә, барлыгы 17 берәмлек механизм һәм машина бар.

Төп эшчәнлегебез техник хезмәтләндерү, капиталь ремонт, кулланучыларны технологик тоташтыру, аларны карап чыгу, 35/6 (10) кВ подстанцияләрен һәм 0,4-10 кВ бүлеп бирү челтәрләрен яңадан техник коралландыру һәм реконструкцияләү планнары нигезендә башкара. Коллектив тырышлыгы белән электр челтәрләрендә аварияле очраклар оператив рәвештә хәл ителә, кулланучыларга транспортлау вакытында электр энергиясен югалтуларны киметүгә ирешелә.

Аварияләр, җиһазларның ватылу дәрәҗәсенә техник хезмәт күрсәтүне һәм капиталь ремонтны вакытында үткәрү, ВЛ 0,4-10 кВ саклау зоналарында хокук бозуларны ачыклау һәм бетерү дә йогынты ясый.

2025 елда Югары Яркәйдә озынлыгы 0,255 км булган 10 кВ һава линияләренә реконструкция үткәрелде.

0,4 кВ һава линияләрен капиталь ремонтлау планы буенча бер елда Яңа Куктау авылында 0,345 км линия ремонтланды, Татар Мәнәвездә, Югары Яркәйдә силовой трансформаторлар, 2,46 км озынлыктагы участокта 6 кВ һава линияләренең агач терәкләре тимер-бетонга алыштырылды.

Ел дәвамында 35/6-10 киловольтлы сигез подстанция җиһазларына хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау мастер Радик Шәрипов җитәкчелегендәге ремонт бригадасы тарафыннан уңышлы тәмамланды.

Агымдагы елда яңа объектларны технологик кушу буенча Югары Яркәйдә һәм авылларда эш башкарылып, 0,4 кВ һава линиясе - 5,879, 6(10) кВ һава линиясе – 8,872, 6-10/0,4 трансформатор пункты 4 данә тәшкил итте. 14 юридик һәм 83 физик шәхесләрнең объектларын технологик кушу башкарылды. Документларны әзерләү һәм энергия корылмаларын технологик тоташтыруны оештыру белән инженер Альмир Зыязов, техник Лилия Гайнетдинова шөгыльләнә.

Аварияләрне ликвидацияләү тәүлек әйләнәсенә Октябрьск электр челтәре шәһәренең Үзәк идарәсе диспетчерлары җитәкчелегендә оператив-күчмә бригада тарафыннан башкарыла. Электромонтерлар Илфир Габдуллин, Ильяс Шәехов, Венер Вахитов, Алмаз Шәмсемов оператив әзерлекнең яхшы дәрәҗәсенә ия.

Электр челтәрендә норма күрсәткече булып электр энергиясен транспортлауда технологик чыгым тора. Узган чорда челтәргә гомум 76 миллион 484 мең кВт*сәг. электр энергиясе кергән исәптән кулланучыларга 64 миллион 683 мең кВт*сәг. килгән. Коммерция һәм технологик югалтуларның уртача күрсәткече 15 процент тәшкил итте.

Коммерция югалтулары формасындагы җыелмалар поставщиклар белән кулланучылар арасында килешү мөнәсәбәтен чагылдыра. Техник һәм коммерция югалтуларны киметү электр челтәре хезмәткәрләренең төп бурычы булып тора. Ул эш мастер Илнур Фәтыйховка, Венер Фәтхелбаяновка, электр счетчикларын эксплуатацияләү буенча электромонтерлар Динис Шафыйковка, Дамир Мәгъсүмовка йөкләтелгән. Агымдагы елда 274 данә учет приборлары алыштырылды һәм 806 данәгә поверка үткәрелде.

Электр энергиясен куллануны контрольдә тоту һәм югалтуларны киметү өчен 339 юридик һәм көнкүреш абонентының электр энергиясен исәпкә алуны контрольдә тотуның автоматлаштырылган системасы исәпкә алу приборларын алыштыру буенча эшләр башкарылды.

Электр челтәрләрен эксплуатацияләү механизмнар һәм машиналар кулланып алып барыла. Механик Мөнәвир Гәрәев җитәкчелегендә шоферлар Фидрат Якупов, Әлфәс Миңнеголов, Рөс- тәм Шаһиев, Илнар Насретдинов планга ярашлы рәвештә транспортны техник хезмәтләндерә һәм тәүлекнең нинди вакыты булмасын, һәрвакыт эшкә әзер

Хезмәткәрләрне нормалар нигезендә махсус кием белән вакытында тәэмин итүне техник Йолдыз Иванова оештыра.

Коллектив персоналы, Илнур Фәтыйхов, Ольга Ихсанова Башкортстан Респубикасы электро-профсоюзның яшь энергетиклары катнашлыгындагы спорт ярышларында һәм чараларында актив катнаша һәм уңышларга ирешә.

Әлеге һөнәрнең бар вәкилләрен Энергетиклар көне белән котлыйм, ныклы сәламәтлек, уңышлар телим. Тормыш юллары якты һәм ачык булсын, чөнки алар кешеләргә яктылык, җылылык һәм уңайлылык бүләк итә.

Глүс ЯХИН, Илеш районы электр челтәре начальнигы.

Уңышлар белән каршы алабыз
Уңышлар белән каршы алабыз
Уңышлар белән каршы алабыз
Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас