2025 ел ахырына районда беркетелгән халык саны 28 474 кеше тәшкил итте. Ел дәвамында профилактик медицина тикшерүләренә зур игътибар бирелде: 14141 кеше план буенча тикшерү узарга тиеш иде, һәм барлык профилактик чаралар тулысынча, сыйфатлы итеп башкарылды. Бу халыкның сәламәтлеген саклау һәм авыруларны иртә ачыклау юнәлешендә мөһим адым булды.
Сәламәтлек саклау учреждениеләрендә барлыгы 454 хезмәткәр эшли, шуларның 87се – табиблар, 221е – урта медицина персоналы, 146сы – башка категория хезмәткәрләр. Ел дәвамында коллективка 8 табиб һәм 8 урта медицина хезмәткәре эшкә алынды. Шулай ук«Земство фельдшеры» программасы кысаларында бер фельдшер грантка ия булды, бу авыл медицинасы өчен аеруча әһәмиятле.
Табиб-терапевтлар һәм педиатрларның ерак торак пунктларга чыгып эшләүе даими рәвештә оештырылды. Сәфәрләр барышында фельдшер-акушерлык пунктларында, аз хәрәкәтләнүче гражданнарның һәм яңа туган сабыйларның өйләрендә кабул итүләр уздырылды, ташламалы даруларга рецептлар язылды, лаборатор тикшеренүләргә юнәлешләр бирелде. Моннан тыш, район үзәк дәваханәсенең баш табибы тарафыннан күчмә кабул итүләр дә үткәрелде.
«Озак һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында район хакимияте һәм спорт-сәламәтләндерү комплексы белән берлектә «10 мең адым» акциясе оештырылды. Ә «Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясе инде бишенче ел рәттән уңышлы гына үткәрелә. Җәй айларында ул Ишкар, Югары Манчар, Дөмәй, Яңа Күктау, Яңа Аю, Андреевка, Кужбахты авылларында узды.
Нефтекама маршруты буенча эшләгән автопоезд составында дүрт модуль – сәламәтлек үзәге, Бөре шәһәренең күчмә маммографы, Нефтекама шәһәренең күчмә флюорографы һәм район үзәк дәваханәсе белән Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсенең күчмә ФАПы хезмәт күрсәтте. Акция барышында 1200дән артык кеше тикшерү узды, тар белгечләрдән консультацияләр алды, ЭКГ, УЗИ тикшеренүләре үтте, кандагы шикәр, холестерин һәм башка мөһим күрсәткечләр тикшерелде.
Район үзәк дәваханәсе хезмәткәрләре ел саен үткәрелә торган медицина хезмәткәрләренең туристик слетындада актив катнашты. Быел «Дружба – 2025» исемле өченче туристик слет Юрактау тавы итәгендә узды һәм коллективны тагын да берләштерде.
Беренчел звеноны модернизацияләү программасы кысаларында зур эшләр башкарылды. Аның төп максаты – 2030 елга кадәр халыкның гомер озынлыгын 78 яшькәкадәр җиткерү. Чияле-Әтәч, Югары Череккүл, Шәммәт, Иске Кыргыз авылларында заманча модульле фельдшер акушерлык пунктлары ачылды. Алар барлык инженер коммуникацияләренә тоташтырылган, заманча медицина җиһазлары белән тулысынча тәэмин ителгән.
Шул ук программа хисабына ике ФАП автотранспорт алды. Стационарның барлык бүлекләрендә агымдагы ремонт эшләре башкарылды, ә иганәчелек программасы ярдәмендә тернәкләндерү бүлеге яңа, кирәкле җиһазлар белән баетылды.
Шулай итеп, район сәламәтлек саклау системасы Яңа елны тотрыклы эш, яңартылган инфраструктура, көчле кадрлар һәм халыкка күрсәтелә торган медицина хезмәтләренең сыйфатын арттыру юнәлешендә зур уңышлар белән каршылый.
Рәзидә ГАТАУЛЛИНА, район үзәк дәваханәсенең баш табибы.