Биредә районның “Балкыш” әдәби берләшмәсе иҗатчылары да кунакта булды. Зал әдәбият сөюче өлкәннәр, иҗатташ дуслар, хезмәттәшләр белән тулы иде. Очрашуның темасы - шагыйрә һәм прозаик Рита Солтанованың үзнәшер юлы белән бастырып чыгарган рус телендәге “Колокольчик восторга” (Сөенеч кыңгыравы) дигән китабы белән танышу булды.
Рита Фәгыйз кызы – актив иҗатчы, биш китап авторы. Ул татар, башкорт, рус телләрендә яза. Әдәби әсәрләре Русия күләмендә чыга торган антологияләргә кертелеп, автор Достоевский, Бунин, Цветаева, Гоголь медальләре белән билгеләнгән. Шуны да билгеләргә кирәк, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә үз бурычын намус белән үтәгән ир-егетнең хөрмәтле анасы да ул. Эченнән ут йотып, йөрәге телгәләнгән мәлдә дә бар хисләрен иҗаты аша китап укучыга җиткерергә тырышкан иҗади шәхестә ул. Аның чираттагы китабы нәкъ менә шуны раслый.
Чара барышында китабына бәя бирелеп, автор исеменә бик күп мактау һәм хуплау сүзләре әйтелде. Әлбәттә, беренче чиратта, сүз аның иҗатташ дусларына бирелде. “Балкыш” әдәби берләшмәсе җитәкчесе, язучы-прозаик, С.Поварисов исемендәге премия лауреаты Гөлфинә Сәлимова чыгыш ясап, кыскача әдәби берләшмә эшчәнлеге белән таныштырды. Аннары Рита Солтанованың яңа китабына байкау ясады. Китапның яшьләр һәм өлкәннәр өчен дә, бер үк вакытта укучы балалар белән тәрбия эше оештыру өчен дә яхшы кулланма булачагын билгеләде. “Мондый әдәби язмаларны өлгереп җиткән язучы гына тудыра ала, - диде ул фикерен йомгаклап. - Матурлыкны, шуның белән бергә тормышның кытыршы якларын күрә һәм табигать күренешләре, кошлар һәм башка тереклек дөньясы белән бәйләп сүрәтләү үзе бер талант”.
Кичәдә чыгыш ясаучы “Балкыш”чылар Мөнәвис Низами, Рәлиф Шәгали, Әлфирә Сәетгәрәева, Әнисә Саттарова, Флүсә Нәбиева, Рәзиф Галиев, Әнфисә Шәемова автор исеменә иң изге теләкләрен җиткерде, шигырьләрен укып ишеттерде. Чыгышлар җыр–моң белән үрелеп барды. Т.Рахманов исемендәге урта мәктәпнең 2нче сыйныф укучысы Камилә Нуретдинова, Рәлиф Шәгали, БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсидә Мостафина, Ританың авылдашлары Рәвилә Акмалова, Зәмфирә Хөснетдинова һәм Чулпан Әхиярованың җыр-бүләкләре ямь өстенә ямь өстәде.
Кичәне әзерләп алып баручы иҗатчы Мәрьям Шәмсиева үзенең һәр яклап талантлы икәнен тагынбер тапкыр күрсәтте. Гомумән, чарада катнашучылар биредән зур канәгатьләнү белән, яңа тәэссоратлар алып таралышты. Ахырдан район социаль фондының клиентлар хезмәте җитәкчесе Зөһрә Нигъмәтуллина чыгыш ясап, иҗатчыларга изге теләкләрен җиткерде һәм мондый очрашуларның кабатланып торуын теләде.
Ләйсән ГӘРӘЕВА, район социаль фонды клиентлар хезмәтенең баш белгеч-эксперты.