Бинаның техник халәте һәм җиһазларның искерүе мәдәни хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын арттыруга комачаулап килде. Шул сәбәпле, узган елда авыл халкы Урындагы инициативаларны яклау программасы кысаларында мәдәният йортын капиталь ремонтлау мәсьәләсен өстенлекле юнәлеш итеп билгеләде.
Программа ярдәмендә объектта шактый күләмле эшләр башкарылды: түбә яңартылды, фойе түшәме һәм тамашачыларзалының идәннәре алыштырылды, 192 урынга исәпләнгән яңа утыргычлар урнаштырылды һ.б.. Эчке бизәү эшләренең бер өлеше район мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре көче белән башкарылды.
Капиталь ремонттан соң яңартылган мәдәният йорты Яңа ел алдыннан тантаналы рәвештә ачылды. Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рәмил Хәертдинов, “Мәдәни-ялитү үзәге” муниципаль бюджет учреждениесе начальнигы урынбасары Әлфирә Вәлидова катнашты. Алар авыл халкының активлыгын билгеләп үтеп, яңартылган мәдәният йортының авыл тормышында мөһим роль уйнаячагын ассызыклады.
Биләмә башлыгы Энҗе Кәшфуллина үз чыгышында Урындагы инициативаларны яклау программасының әһәмиятенә тукталды, әлеге проектның халыкның үз көченә ышанычын арттыруын һәм яңа эшләргә этәргеч бирүен билгеләп үтте.
Тантаналы чара район үзешчән сәнгать коллективлары әзерләгән концерт программасы белән тәмамланды.
Лилия ЙОСЫПОВА