Маяк
-9 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Новости
12 гыйнвар , 08:00

Бәйрәм котлавы

Хөрмәтле прокуратура органнары хезмәткәрләре һәм ветераннар!

Бәйрәм котлавы
Бәйрәм котлавы

Сезне муниципаль район хакимияте исеменнән Русия Федерациясе прокуратурасы көне белән котлыйм. Русия прокуратурасы һәрвакыт дәүләтнең көчен һәм гаделлеген гәүдәләндерде. Һәм бүген дә прокуратура органнары хезмәткәрләре, җәмгыятькә һәм дәүләткә хезмәт итүчеләрнең ачык үрнәге буларак, җинаять һәм хокук бозулар белән катгый рәвештә көрәшә, гражданнарның хокукларын һәм иреген яклый, законнарның үтәлешен җитди күзәтә. Сезгә авыр, фидакарь хезмәтегез һәм дәүләт тотрыклылыгын ныгытуда зур өлеш керткәнегез өчен рәхмәт белдерәм. Район прокуратурасы органнарының барлык хезмәткәрләренә һәм ветераннарына ныклы сәламәтлек, бәхет һәм Ватанга хезмәт итүләрендә уңышлар телим.

Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас