

Әле яңа гына басуларда язгы кыр эшләре тәмамланган иде, хәзер инде авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре мал азыгы әзерләүгә төште. Районда «яшел урак»ны беренчеләрдән булып, “Урожай” токымчылык заводы, “Маяк” җәмгыятьтләре, М.Гәрәев ис. кооператив оешкан төстә башлап җибәрде. “Үзәк МТС” җәмгыятенең Илеш филиалы уңганнары да “Җәйнең бер көне елны туйдыра” дигән халык мәкален эш девизы итеп алган һәм бүген бар уй-ниятләрен шушы юнәлештә гамәлгә ашыра. Башкаларга да алар үрнәгендә бу эшкә кичекмәстән тотынырга - бар көчне мал азыгы әзерләргә тупларга кирәк.
Без килгәндә «Үзәк МТС » җә мгыятенең Илеш филиалының 270 гектардагы эспарцет басуында «яшел урак»ның кызган мәле иде. Филиалның агрономы Рузалим Зыязетдинов киңәшләрен биреп, эш барышы белән кызыксына, контрольдә тота. Алдынгы механизаторлар Булат Миңнуллин, белән Ирек Зыязов «MacDon» үз йөрешле чапкычлары белән үләнне чаба. Алар көн саен 40-50 гектарда эш башкара. Тезмәләрдәге үләнне тәҗрибәле, уңган комбайнчы Рәфис Ханкаев «КВК - 800» комбайнында туратып, машинага төйи. Яшел массаларны ташуга өч “КамАЗ” машинасы һәм ике “Джон-Дир” тракторы җәлеп ителгән. Аларны хезмәтләндерүче водительләр Рәфис Әмирголов, Миргаяз Имамов, Айрат Нафыйков, механизаторлар Динис Гыйльметдинов, Руслан Даутов югалтуларга юл куймый. Сенаж Ишкар сөтчелек фермасындагы базга салына. Сенаж массасын таптату - җаваплы эш. Азыклар сыйфаты күпмедер дәрәҗәдә әлеге операциягә дә бәйле бит. Ә механизаторлар исә үз эшләренең нечкәлекләрен белеп тырышып хезмәт куя. Аны “Джон-Дир” тракторларында Радмир Фаезов белән Илдус Шафыйков технологияне төгәл үтәп, тыгызлап тора. Аларны төнге сменада Фәйләс Сәлимов алыштыра. Учет эшен зоотехник Фәнислам Мөхтәсимов төгәл алып бара. Шулай ук биредә пратика узырга кайткан Кушнаренко авыл хуҗалыгы студенткасы Снежанна Конюхова зур тырышлык салган.
Предприятиедә мал азыгы культуралары 757 гектарны били. Аның 300 гектар мәйданын күпьеллык, 280 га кукуруз, 177 га донник тәшкил итә. Агымдагы елда һәр шартлы баш малга 35-40 ц азык берәмлеге хәзерләүне бурыч итеп куйганнар.
- Начар эшләгән кеше юк бездә, һәркемнең хезмәте - мактауга лаек. Техника - төзек, ягулыкка кытлык юк. Кыр батырларына ике тапкыр тукландыру оештырылды, поварлар Лилия Исанова белән Рәвилә Нурыйәхмәтова тәмле ашлар белән сыйлый. Без сенаж салуның беренче этабын төгәлләдек инде дисәңдә була - ди Рузалим Зыязетдинов.
Бар гомерләрен намуслы хезмәткә багышлаган Камил Валькаев, Әүхәт Авзалов басуга кыр батырларына ашарга алып килә.
Предприятие уңганнары 4000 тонна – сенаж, 500 т - печән, 1000 т – салам, 5000 т силос әзерләүне максат итеп куйган. Күренеп тора, биредә эш яхшы оештырылган, механизаторлар аяз көннең һәр минутын нәтиҗәле файдаланып калырга тырыша.
Барлык аграрийларга да басуларда, сенаж базларында һәр сәгатьне, техниканы нәтиҗәле файдаланырга кирәк. Алда озын кыш торганын онытырга ярамый. Ныклы азык базасы – мул продукция, хуҗалыклар кассасына акча дигән сүз.
Лира ГӘРӘЕВА.
Роберт КӘБИРОВ фотолары.