Маяк
+13 °С
Ясно
Новости
23 Августа , 12:00

Аның батырлыгы үлемсез

Бөек Ватан сугышында яуланган Җиңү халкыбызга бик зур бәягә төште. Ил азатлыгы өчен миллионлаган кеше көрәште, меңләгән батырлар яу кырында башын салды. Еллар узган саен аларның батырлыгын киләчәк буыннарга җиткерү, исемнәрен мәңгеләштерү аеруча әһәмиятле бурычка әверелә. Мин – Флүс Фәтхетдин улы Гаязов, Гыйльфан Гаяз улы Гаязовның туганнан туган энесе улы буларак, аның каһарманлыгы турында сөйләргә телим.

Аның батырлыгы үлемсезАның батырлыгы үлемсез
Аның батырлыгы үлемсез

Гыйльфан Гаяз улы Гаязов 1907 елда Карабаш авылында дөньяга килә. Туган авылында намус белән хезмәт итә, хокук саклау органнарында тәртип урнаштыру эшендә активист була. бөек Ватан сугышы башлангач, 1942 елның февралендә Илеш район хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армия сафларына алына. ул гвардия рядовое дәрәҗәсендә 16 нчы гвардия чернигов Кызыл байраклы дивизиясенең артиллерия батареясендә орудие наводчигы булып хезмәт итә. 1942 елның октябреннән Брянск һәм Үзәк фронтларында сугыша.

Русия Федерациясе оборона министрлыгы архивында сакланган бүләкләү кәгазендә аның турында болай диелә: «Гвардия рядовое Гаязов Г.Г. орудие наводчигы буларак
үз эшен яхшы белә».

1943 елның 24 октябрендә дошман авиациясе 16 нчы гвардия чернигов Кызыл байраклы дивизиясе урнашкан районга көчле һөҗүм ясый. Авиабомбалар һәм пулемет уты астында да Гыйльфан Гаяз улы югалып калмый. Ул үзенең орудиесен дошман самолетларына төгәл юнәлтә һәм, оста наводчик буларак, дошманның «Юнкерс-87»
самолетын бәреп төшерә.

Бу батырлыгы өчен 1943 елның 27 октябрендә 20 нче гвардия аерым һава һөҗүменә каршы оборона полкы командиры аны Кызыл йолдыз ордены белән бүләкли.

Озак та үтми Гыйльфан Гаяз улы каты яралана һәм госпитальгә озатыла. Үлем белән күзгә-күз очрашкан мизгелләрдә дә аның бөтен уйлары туганнары турында була. Палатадагы күршесенә ул үзенең исән калуына өмет аз булуын әйтә һәм туган авылындагы ачлыктан интегүче гаиләсенә дүрт посылка азык-төлек җибәрүен үтенә. Хатыны Сәкинә, 1914 елгы, сугыш башланганда дүрт кечкенә бала белән ялгызы кала. Кызганычка каршы, бу изге үтенечне үтәгән солдатның исеме безгә кадәр килеп җитмәгән.

Озак еллар буе туганнары Гыйльфан Гаяз улын хәбәрсез югалган дип санап килә. Әмма Русия Федерациясе оборона министрлыгы архивында үткәрелгән эзләнүләр дөреслекне ачыклый. Документлардан күренгәнчә, ул 1943 елның 11 ноябрендә алган яраларыннан госпитальдә вафат була. батыр яугир беларусь Республикасының Гомель өлкәсендәге Козероги авылы янындагы туганнар каберлегендә җирләнгән. Андагы һәйкәлдә аның исемедә мәңгеләштерелгән.

Гыйльфан Гаяз улы Гаязов кебек батырларның тиңдәшсез каһарманлыгы нәтиҗәсендә бөек Җиңү яуланды. Аларның Ватанга тугрылыгы, фидакарьлеге һәм корбаннары бүген дә безнең өчен батырлык үрнәге булып тора.

Без, аның туганнары һәм якташлары, батыр якташыбызның исемен мәңгеләштерүне үзебезнең изге бурычыбыз дип саныйбыз. Шуңа күрә Карабаш авылындагы ул яшәгән хәзерге чишмә урамына Гыйльфан Гаязов исемен бирүне сорыйбыз. бу тарихи гаделлекне торгызу гына түгел, яшь буында Ватанга мәхәббәт, батырларга хөрмәт һәм туган ил өчен җаваплылык хисе тәрбияләүгә дә зур өлеш булыр иде.

Геройларның исеме халык хәтерендә яшәгәндә генә алар чын мәгънәсендә үлемсез. Гыйльфан Гаяз улының батырлыгы мәңге онытылмас, ә аның якты истәлеге киләчәк буыннар күңелендә яшәвен дәвам итәр.

Автор: Флүс ГАЯЗОВ.
Карабаш авылы.

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас