

Сикәлтәле юллар, авырлыклар аша ирешсә дә, бүгенге язмышына ул бик тә рәхмәтле. Ерак яшьлегендә һич икеләнми баш-аягы белән чумган мәхәббәт чоңгылы - Хәйдәре аның тугры һәм хәстәрлекле тормыш иптәше. “Әнием”, “әтием” дип кенә торган кызлары - Светланасы бар, малайлары бар. Хәйдәрнең дә, Фәйрүзәнең дә бу килештән әниләре исән. Кайвакытта оныкларны бүлешә алмый, җиңелчә генә әрепләшеп тә алалар үзләре.
“Бәхетлеләр сәгатькә карамый” дигәндәй, вакытлар сизелми алга чаба.
Энесе дөньяга туганын түземсезлек белән көтеп алган Света ни эшләргә дә белмәде. Баланы кулларыннан да төшермичә иркәләп бетерә. Малай тугач барысы да куанды. Ул ике кодагый Шәмсениса белән Данияне әйтерсеңме! Ул шатлыгыннан яшьләрчә кыланыштырып алган Хәйдәрне сөйлисеңме! Барысы да бәхетнең җиденче күгендә булгандай тоелдылар. Шуңа күрә исем кушу мәсьәләсендә аптырап тормадылар. Светлананың:
- Энемнең дөньяга туганына бөтен ил шатланды, Илшат дип кушыйк, - дигәч, барысы да берсүзсез риза булдылар. Күмәкләп иркәләгән малай да әзрәк бозылып китте. Тәпи йөри башлаганнан бирле апасының артыннан да калмый. Апасы Светлананың якын дусты булган Айдар абыйсы да малайның “другы”на әверелде. Фәйрүзә кызы Светлана белән Айдарны күз алдына китерде. “ Ай - һай, аларның арасында гади дуслык кына микән? Дуслыктан да зурырак, тирәнрәк хисләр бәйләми микән аларны?
Кызының эчке хис-тойгыларын бер караш ташлауда аңлаган ана ялгышмаган иде. Ходайның бер бирмеш көнендә җитәкләшеп дигәндәй Айдар белән Светлана Фәйрүзә каршына килделәр. Бер-берсенә төрткәләшеп, “син әйт” тә, “мин әйт” дип, берсе дә эндәшергә кыймыйча башларын түбән иде яшьләр. Күренеп тора, Айдар үзенең җитәкчесе булган Фәйрәзә Сәлимовнага мондый четерекле сорау белән мөрәҗәгать итә дә алмас иде, мөгаен. Шуңа сүз дилбегәсен Светлана үз кулына алды:
- Әни, без Айдар белән бер-беребезне охшатабыз. Без... Без өйләнешергә телибез. Уф-ф-ф, берүк каршы килмә инде, мам. Әтине дә уговори, ул сине генә тыңлаячак. Фәйрүзә үзе кебек туры сүзле, кыю кызына карап сокланып куйды. Алма агачыннан ерак төшми, дигәннәре шул тиклем дөрес инде. Бу килеп туган хәл аңа үзенең яшьлеген хәтерләтте. Ул үзе дә бит, гади шофер Хәйдәргә чат ябышкан иде “теге” чакларда. Күңелендә булган бар сүз - теләкләрен бер тында әйтеп, кызарып башын аска игән кызына карады Фәйрүзә. Копия үзем, бу кирегә чигенәчәк түгел,” дип уйласа да, җиңелчә каршы килергә омтылды:
- Уф-ф-ф, Света, тараторить итми тор әле, мединститутны нишләтәсең, син бит әле икенче курста гына? Ашыккан ашка пешкән, диләр, кызым, уйлап бетер, кияүгә чыксаң, ничек дәвам итмәкче буласың укуыңны? Әңгәмәнең кирәкмәгән юнәлеш ала башлаганын сизгән Айдарның да теле чишелде:
- Фәйрүзә Сәлимовна, мин Светаны укытам, ул укуын ташламаячак. Менә күрерсез, безнең барысы да әйбәт булачак.
- Алдан кычкырган кәккүкнең башы авыртыр ди халык мәкале, Айдар. Укытам дисең дә ул, үзеңә дә бит укырга керергә кирәк. Автотранспортныйга керергә җыена идең түгелме?
- Фәйрүзә Сәлимовна, без барысын да уйладык. Мин читтән торып уку бүлегенә керәм, ә Света көндезгедә укуын дәвам итәчәк. Аларда бит заочный форма юк.
Света да әнисе тыңлаганда үз сүзен кыстырып калырга ашыкты:
- Уфадагы синең квартира барыбер буш тора бит, башта шунда яшәп торсак, мам. Яшьләрнең барысын да алдан уйлап, хәл итеп куюларына аптыранган Фәйрүзә ни әйтергә дә белми уйга калды:
- Белмим инде, белмим, әтиең одобрять итәрме соң? Миңа нәрсә инде, сөйләшеп карармын.
Света йөгереп килеп әнисен кочаклап алды:
- Әни, әнием, мин синең шулай дип әйтәчәгеңне уйлаган идем. Син бит минем мировая мама! Яратам сине.
- Ярар, ярар, юхаланма, әле бит бернәрсә дә хәл ителмәгән, “ир - баш, хатын-муен” дигәнне онытмагыз, соңгы сүз, әтиеңдә, ул ни әйтер бит?
- Әти сине тыңлаячак, әни, ул сиңа каршы килмәс дип уйлыйм. Айдар да шулай гомер буе мине тыңлап кына яшәрмен дип обещать итте миңа, мам. Фәйрүзә читтәрәк торган Айдарга төксе генә карап куйды:
- Алар обещать итә инде ул. Әле мәчет ачу мәшәкатьләрен аткарыйк, кызым, аннан соң сөйләшеп карарбыз. Үзегез смотрите, держите дистанцию, бигрәк тә кешеләр алдында, - дип төгәлләде сүзен Фәйрүзә.
***
Бер-бер артлы тезелеп алган өч затлы машина көмеш төсле булып ялтырап яткан Зәңгәр күлне сул яктан урап Кызылъяр авылына илтә торган тип-тигез асфальт юлга төште. Алдагы машинада барган Фәйрүзә кырында малаен күтәреп утырып килгән иренә күз сирпеп алды да сүз башлады:
- Хәйдәр, әниләр арттагы машинада барганда сөйләшеп аласы сүз бар иде бит әле. Мин балалар турында.
- Нәрсә булган, имтиханнарын тапшыргандыр бит. Әйбәт әзерләндем дигән иде?
- Тапшырган, тапшырган, ул үҗәт кызның синнән берәр ярдәм сораганы бармы? Гел үзем дә үзем дип кенә тора.
Хәйдәр хатынына карап елмаеп куйды:
- Копия үзең инде, кызың да.
- Әйе, шулай булмаса ярар иде, сиңа охшаган ул, бер үзсүзле бала. Ярар анысы. Ни бит әле. Алар Айдар белән күптән дружить итәләр. Хәзер инде бергә булырга рөхсәт сорыйлар. Хәйдәр алдындагы малаен читкә утыртып, Фәйрүзәгә текәлде:
- Шуннан, шушы урыннан по подробнее сөйлә әйдә.
- Уф-ф-ф, сөйлә дип инде, бергә яшәргә уйлыйлар, вәт шуны әйтергә уйлаган идем.
- Фәйрүзә, беренчедән, Светлана әле яшь, икенчедән - укуы бар. Син аның бала күтәреп укып йөрүен күз алдына китерә аласыңмы? Өченчедән, Айдар яшькә Светадан олырак та. Аннан соң ул бит гади шофер гына.
Иренең көндәлек гаилә әңгәмәсендә дә генераль директор тоны белән сөйләшүен Фәйрүзәнең җене сөйми. Инде ничә тапкыр әйткәне дә бар. Тик, “начальниклык” канына сеңгән ире һаман булса онытылып китә иде. Бу юлы да аның тонын өнәмәгән Фәйрүзәнең күңеле җәя кереше кебек тартылып куйды:
- Беренчедән, аларның яшь арасы безнекеннән азрак, икенчедән - син үзеңне бел, гади колхоз шоферы булып, Фәйрүзә дигән кызны алдап йөргән идең.
- Гафу ит, кадерлем, гафу ит, мин бит онытмыйм, син мине терелтеп бу якты дөньяларга кире кайтарган кеше. Үткәннәргә - салават, мәңге искә алмабыз дигән идек бит. Аннан соң, если сама согласна, ния миннән киңәш сорыйсың?
- Ирне ир иткән дә - хатын, чир иткән дә хатын диләр түгелме, мин синнән ирем буларак хөрмәт итеп киңәш-табыш сорыйм.
- Ярый, ярый, бәгырь кисәгем, мәшәкатьләрне исән-имин аткарыйк та, тагы уйлашырбыз. Беләсең бит, мин синең матурлыгың каршында бер мескен гашыйк Мәҗнүн генә. Бер карарыңа да каршы килә алмыйм. Башка вакытта киңәш сорарга уйласаң, җавабын да шпаргалка итеп алдан язып бир. Нинди җавап ишетәсең килә, шуны әйтермен.
- Ярар инде паясничать итмә әле, бүген изге бәйрәм бит, бер-беребезнең күңелләрен төшермик алай, тик әниләргә бу турда ләм-мим эндәшмик әлегә, җайлап кына аңлатырбыз,- дип, үз сүзен сүз итүенә эчтән генә куанган хатын елмаюлы йөзен тәрәзәгә борды. Үзләренең шушы изге уй-ниятләре белән Фәйрүзәгә үзенең бик еракта калган яралы яшьлеген исенә төшергән балалары өчен ул чиксез шат иде бу мизгелдә. Берүк балаларының йөрәкләрендәге мәхәббәтләре ике яклы булып, бер-берсенә булган хисләре гомер буе саекмасын. Мәхәббәт ул - илаһи көч. Йөрәгендә сөю хисе булганнар гына, каршыларындагы язмыш киртәләрен җимерергә, тау-ташларны актарырга мөмкин. Мәхәббәт дигән көч - ул җирдәге кешелекнең яшәве, тормышы белән гасырлар дәвамында идарә итә. Мәхәббәт булса, бар да була. Мәхәббәт бар икән, димәк, җир йөзендә тормыш та туктамаячак. Димәк,чиксез авырлыклар, югалтулар аша кавышып, бер-берсен табышкан чын татар гаиләсе - Хәйдәр белән Фәйрүзәнең дә нәсел агачлары корымас. Ә җиргә ныклы тамыр җибәреп, гасырлардан - гасырларга күкрәп үсүен дәвам итәр.
Эпилог
Колонна булып Уфа юлыннан килгән елкылдап торган кара машиналар Кызылъяр авылына борылып бераз килделәр дә мәчет каршындагы тукталышка тезелеп бастылар. Беренче машинадан малайлары Илшатны җитәкләп Хәйдәр белән Фәйрүзә төште. Затлы кунаклар янына шунда ук бәйрәмгә килгән авыл халкы, кунаклар җыела башлады. Китте ихлас күрешү, бәйрәм белән тәбрикләшү, хәл-әхвәл белешүләр. Икенче машинадан чыккан Айдар белән Светлана, Шәмсениса белән Данияләр да Хәйдәр янында халык уртасында торып калдылар. Шулвакыт башына мөселманча яулык бәйләп алган чибәр йөзле яшь бер хатын халыкны аралап, Хәйдәргә табан микрофонлы кулын сузды:
- Хәерле көн, бәйрәм белән сезне, Хәйдәр Мансурович! Гафу итегез, мин республиканың “Кызыл таң” гәзите редакциясеннән булам. Бер генә сорау:
- Хәйдәр Мансурович, сез бәхет төшенчәсен ничек аңлыйсыз, үзегез һәм гаиләгез бәхетлеме?
Хәйдәр җыелган халык каршына килеп басты. Барысына да сәлам тапшырып, гает бәйрәме белән тәбрикләде. Бер мизгелгә уйга бирелеп фикерен туплагач, хәбәрчегә карап сүз башлады:
- Хәбәрче ханыма бер шартым бар. Шушы сорауга гына җавап бирәм дә, калган барлык сораулар да бәйрәмнән соң. Минемчә, бәхет ул бер катып калган төшенчә генә түгел. Бәхетне һәркем үзенчә аңлый, үзенчә кичерә. Әйтик, бүген ерак бер Африка кыйтгасындагы ачлыктан интегеп яшәгән негр баласына бер кыерчык икмәк чиксез бәхет булып күз алдына киләдер. Яки алтмыш градус эсселектәге ком чүленнән атлаган гарәп мосафирына бер йотым су да шул мәлдә иң зур бәхет булып тоелырга мөмкин. Безгә - шушында җыелган Кызылъяр авылы халкына, килгән кунакларга шушы илаһи мәл, изге Гает бәйрәмендә авылда мәчет ачылуы да олы бәхетнең бер мизгеле булып тора. Еллардан елларга халык күңелендә яшәгән, татар халкының якты образы булып буыннардан-буыннарга күчеп килгән татар зыялысы Җәләлтдин хәзрәтнең исеме мәңгеләштерелүе дә безнең өчен зур бәхет. Мин үземне дә бүген бәхетлемен дип саныйм. Кырымда басып торган тормыш иптәшем, шушы Кызылъяр авылы кызы Фәйрүзә Сәлимхан кызы - минем олы бәхетем. Ул миңа кызыбыз Светлананы, шушы кечкенә улымны бүләк итте. Алардан да зур бәхетнең булуы мөмкинме соң! Бүгенге көндә әнием Шәмсениса исән, әбием Дания апа исән. Менә шуның белән без барыбыз да бәхетле. Без - чиксез бәхетле гаилә! Рәхмәт, сезләргә! Барыгызны да Гает бәйрәме белән!
Килгән абруйлы кунаклар Хәйдәр һәм Фәйрүзә, балалары Светлана һәм Илшат белән, шушы изге бәйрәмне оештыруда турыдан-туры катнашлыклары булган балалары өчен чиксез горурлык кичереп атлаган Шәмсениса һәм Дания, тиздән шушы бәхетле гаиләнең кияве булырга тиешле Айдар, авыл халкы уртасында бердәм рәвештә ишекләре киң итеп ачылган мәчеткә табан атлады. Манарада көйләнгән тавыш көчәйткеч аша бар тирә-якка мәчет ачылу хөрмәтенә азан тавышы яңгырады: “ Әлла-а-а-а-һу әкбәр! Әлла-а-а-а-һу әкбәр! Аллаһ һәрнәрсәдән олуг һәм бөек! Аллаһ һәрнәрсәдән олуг һәм бөек!
Мәһабәт азан тавышы иң башта иртәнге чагу кояшлы иксез-чиксез зәңгәр күккә ургылып күтәрелде. Аннары илаһи бер кайтаваз булып бөтен авылга, күл өстенә таралды. Кешеләр генә түгел, ә үз тарихында күпне күргән, бик күп серләрне белгән Зәңгәр күл дә моңлы азан тавышына хәйран булып тынычланып калды. “Хәй-й-й-ә галәс салә-ә-ә-әҺ! Хәй-й-й-й-йә галәс салә-ә-ә-һ! ” “Хәй-й-й-йә галәл фәл-ә-ә-ә-әх!” “Хәй-й-йә галәлфәл-ә-ә-әх!” Өр - яңа мәчетнең беренче моңлы азан тавышыннан шушы мизгелдә бөтен дөнья сихри нурга күмелде һәм өнсез бер матур халәттә иде. Әйтерсең дә еллар аша үткән тарих төпкеленнән Җәләлтдин хәзрәт үзе авылдашларына набат суга: Иманыңны югалтма, халкым! Ашыгыгыз намазга! Ашыгыгыз газаптан котылырга!
Мөнәвис Низами, Башкортстан Язучылар, Русия һәм Башкортстан журналистлар берлекләре әгъзасы.