Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 июль 2019, 18:15

Педагоглар игътибарына!

Вакантлы урыннарга конкурс игълан ителә

Мәгариф Идарәсе МКУ педагогия хезмәткәрләренең вакантлы урыннарына конкурс игълан итә:
-Аккүз урта мәктәбенә – физика, математика һәм информатика (педагогик йөкләнеш - 18 сәгать), математика (20 сәгать), география, биология һәм тарих (18сәг.) укытучысы;
-М.Гәрәев ис. Бишкурай урта мәктәбенә – инглиз теле укытучысы (25 сәг.);
-Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәбенә – башлангыч сыйныфлар укытучысы (25 сәг.);
-Карабаш урта мәктәбенә – биология һәм химия укытучысы (18 сәг.);
-Иске Күктау урта мәктәбенә – информатика һәм җәмәгать белеме укытучысы (19 сәг.);
-Йонны төп мәктәбенә - биология һәм химия укытучысы (19 сәг.).
Конкурсны үткәрү урыны – Мәгариф Идарәсе МКУ, Югары Яркәй авылы, Совет урамы, 35 адресы буенча.
Конкурс ике этапта уздырыла: беренчесе – психология һәм педагогика, тиешле фәннәр буенча тест формасында; икенчесе – әңгәмә рәвешендә.
Беренче этап Югары Яркәй авылы, Совет урамы, 16 адресында урнашкан Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәптә (икенче катта информатика кабинетында) була.
Конкурсны үткәрү вакыты – 15 август, 10.00 сәгать.
Нәтиҗәләр һәм билгеләнү – 16 август.
Конкурс буенча тулырак белешмәне (34762)5-15-82 телефоны аша алырга мөмкин.
Оештыру комитеты.
Читайте нас: