Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 июль 2019, 18:30

Яңа ишекләр куелган

Аккүз урта мәктәбе укучыларны кабул итәргә әзер

Белем учакларында ремонт эшләре дәвам итә. Яңа уку елында укучыларны яңартылган, ремонтланган мәктәпләр каршы алсын, дигән максатта эшчәнлек алып барыла. Аккүз урта мәктәбендә бу җәһәттән «Бердәм Россия» сәяси партиясенең «Эшлекле гамәлләр» проекты рамкаларында сыйныф ишекләрен алыштыру бурычы куелган булган. Бүгенге көндә «Экомир» җәмгыяте хезмәткәрләре тырышлыгы белән 9 бүлмәнең ишеге яңартылган.
Шулай ук җәйге каникул чорында агымдагы ремонт эшләре оештырылып, укытучылар коллективы ата-аналар белән бергәләп сыйныф бүлмәләрендә идәннәрне буяу һәм стеналарны агарту эшен башкарган. Спорт залында һәм коридорларда да буяу-агарту бурычы гамәлгә ашырылган. Быел мәктәп бинасының эчке һәм тышкы ягына видеокүзәтүләр урнаштырылган.
Тиздән 1 сентябрьдә белем учагының бусагасын 70кә якын бала атлап керергә җыена. Алар төзекләндерелгән, якты һәм матур мәктәптә белем алачак.
Читайте нас: