Маяк
-8 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
2 август 2019, 11:59

Кемнең мәктәпкә барасы килә?

Булачак беренче сыйныф укучылары исә мәктәпкә барырга бер ел элек үк әзерләнә башлады.

Санаулы көннәр тиз үтә. Яңа уку елы башланырга да бер ай вакыт калып бара. Бер сыйныфтан икенчесенә күчкәннәргә бер ай күп кебек тоелыр.
Ә менә сабыйларын беренче сыйныфка озатучылар: «Өлгерербезме», – дип кайгыра ук башлады. Баланы беренче тапкыр мәктәпкә әзерләүнең шактый матавыклы эш булуын чамалыйсыздыр инде. Әти-әниләрнең яртысы гына балаларын мәктәпкә барырга әзерләгән, күбесенең бу эшне август аена калдырулары ачыкланган.
Укырга барырга әзер
Булачак беренче сыйныф укучылары исә мәктәпкә барырга бер ел элек үк әзерләнә башлады. Әзерлек төркемнәренең һәрбер мәктәп каршында оештырылганы яңалык түгел. Укулар октябрь аеннан башланып, апрель аена кадәр дәвам итте. Кагыйдә буларак, әлеге дәресләргә йөргән баланың шушы мәктәпкә керү мөмкинлеге бермә-бер арта. Моның шулай икәнлегенә әз генә дә шикләнмәдек. Чынлыкта хәлләр шактый кызыклы булып чыкты. Әзерлек төркемнәренең төрле мәктәптә төрле бәядән, төрле дәреслекләрдән һәм төрле күләмдә алып барылуы мәгълүм булды. Гаделлек хакына кайбер мәктәпләрнең төгәл исемнәрен атамыйбыз. Мәсәлән, инглиз телен тирәнтен өйрәнә торган мәктәптә әзерлек дәресләренең бәясе өч мең ярым тирәсе икәнлеге ачыкланды. Бакчага йөргәндә үк укый-яза белгән бала өчен кыйммәтсендек. Моннан тыш, балалар бакчасына 3 меңнән артык түләүне, түгәрәкләргә тоткан 2 меңгә якын акчаны санасак, әзерлек дәресләренә китәчәк чыгымнарның кесәгә сугачагы аңлашыладыр.
Киттек икенче мәктәпкә, монда аена бер мең түлисе. Тагын бер мәктәпкә кердек, монда түләүләрне өч ай алдан түләү шарты куелган. 3 меңне өчкә тапкырлыйсы була. Әлеге мәктәптә балаларның белем дәрәҗәсен – хәрефне тану-танымавын, укый-яза белүен исәпкә алып, – шунда ук А, Б, В төркемнәренә аерып, төрле дәрәҗәдәге белем бирүне максат итеп алганнар. Тагын бер мәктәпнең ишеген шакыдык, монысында 800 сумга якын түләргә кирәк булып чыкты. Инглиз теленнән дә дәресләр куелган. Гадәттәге әзерлек дәресләрендәге кебек, төп фәннәр – математика, рус теле дә укытыла. Татар теленнән дә дәресләр бар. Без соңгысын сайларга булдык. Алай гына да түгел, берьюлы ике мәктәпкә әзерлек дәресләренә йөрдек.
Балалар бакчасындагы алган белеме, өйрәнгән хәрефләре, математик күнегүләрне башкару дәрәҗәсе җитәр дә кебек иде. Безнең тәрбиячеләр балалар белән бик яхшы шөгыльләнде. Татарча-русча сөйләшергә, укырга-язарга өйрәтеп кенә калмадылар, беренче башлангыч белемнәрне дә тиешенчә төшендерделәр. Шуңа да әзерлек курсларына йөртүнең ихтыяҗы да юк иде кебек. Шул ук вакытта мәктәпкә ияләшү дигәнне истә тотып, мондый укытулардан баш тарта алмадык. Шулай итеп, бер мәктәпкә җиде ай дәвамында атнага бер тапкыр укырга йөрдек. Икенчесенә атнага ике тапкыр бардык. Кызыксынып йөрдек, һәрберсе үзенчә файдалы булды.
Җәй көне кем китап укый?
Уку дигәннән, озын җәйге ялларда балага укырга китаплар биреп җибәрү дөресме икән дип уйлап куйдым әле. Бер караганда, төрле гаджетлардан аерып тору өчен файдалы ысулдыр ул. Икенче яктан, мәҗбүр итмәгәндә, бирелгән әдәбиятны укучылар табылырмы? Китапханәчеләр исә җәй буе даими китап укучы мәктәп балаларының күп булуын әйтә. Өч бала анасы Айгөл Фәттахова исә балалар китап укырга тиеш дип саный. «Укырга тиеш алар. Аларга әдәби китаплар укырга тәкъдим итәләр. Җәй көне дә укымагач, ул әдәбиятны кайчан укысыннар соң? Кайчан вакыт табарга? Уку программалары бик тыгыз. Быел немец теле керә башлаячак. Кышкы каникулларда укырга бирмиләр. Ә монда өч ай буе тик ятмасыннар, җаваплылык булсын өчен дә бирәләрдер дип уйлыйм, – ди Айгөл. – Шул ук вакытта кемдер укый, кемдер – юк. Моның өчен җавапка тартмыйлар. Баланың үзенең җаваплылыгында булырга тиеш ул. Ата-аналар барыбер басым ясый инде. Укысыннар. Безгә барлыгы уннан артык китап бирелде. Ярты ай лагерьда булды, ай ярымга биш китап укыды. Тагын бер ай бар. Балаларның укыйсы килми. Аларга телефон гына булсын. Күпчелеге ата-ана, укытучылар өчен генә укый. Минем икесе кечкенә әле. Олы улымнан укыган китабының эчтәлеген сөйләттерәм, сораулар бирәм. Беренче класска барганда гына кызык аларга. Әнә шул кызыксынуны бетермәскә иде. Китап ул – зур тәрбия чарасы. Мин хәтта телефоннан китап укыган балаларны да аңламыйм. Китапны ул кулына тотып укырга тиеш».
Нинди кием алырга?
Бу көннәрдә әти-әниләрнең ватсап төркемнәре нинди кием алырга, кайдан алырга, кайда нинди бәядән нәрсә сатыла кебек сорау-җаваплар белән шыплап тулды. Җайлы да булсын, бөгәрләнмәсен дә, тиз генә тузмасын да – әнә шундый кием-салымны, аяк киемнәрен эзләп табу бөтен әти-әнинең таләбенә әйләнде. Шөкер, хәзер сайлап алырга да мөмкинлекләр җитәрлек. Ә бит мәктәптә нинди кием кияргә икән дип аптыраган чаклар бар иде. Яңа төр формаларның керә башлаган гына вакыты. Фасоннары да ошамый, материаллары әллә нинди уңайсыз. Баланың киясе килми, бөтен яктан мәҗбүр итәләр. Соңгы елларда мәктәп формаларының ниндиен генә текмиләр. Сайлап ал гына.
Шулай да мәктәп формасына карата төрле фикерләр ишетергә туры килә. Быел баласын беренче сыйныфка озатучы Лилия улларына шәмәхә галстук кирәклеген әйтеп үткән иде. Кием – бер төстә, ә галстук шәмәхә булырга тиеш икән.
– Без моңарчы зәңгәр төстәге кием кидек. Фасонын үзебез сайлый идек, быел мәктәп билгеле бер формага күчү турында сүз алып бара. Шакмаклырак тукымадан, ниндидер эмблема ябыштырылган булырга тиеш, диләр. Билгеле бер оешмадан гына тектерергә кирәк. Без әле тектермәдек. Былтыр гына алынган иде формасы. Быел ук бөтен кеше дә шуңа күчеп бетмәс дип уйлыйм. Әкренләп бәлкем кертерләр инде. Безнең кия торган бу формабыз бик уңайлы. Үзең теләгәнне алырга ярый, тик зәңгәр төстә генә булырга тиеш иде. Хәзер яшел төс түгел микән, төгәл генә белмим. Әлегә алмыйча торабыз. Мәктәп киемнәрен барыбер берничә ел рәттән киеп булмый. Алар көне буе шул киемне кигәч, туза инде ул. Бигрәк тә башлангыч сыйныфларда ел саен яңаны алырга кирәк. Балалар уйныйлар да, үсәләр дә. Бер елны бик кыйммәтле форма алдык та, беренче көнне үк мәктәп стенасындагы кибеп бетмәгән буяуга буялып кайтты. Башка кимәде инде ул аны. Формалар бит очсыз түгел, – дип сөйли хезмәттәшебез Алсу Сафиуллина.
Балаларның киемен алу өчен, гомумән, яңа уку елына күпмерәк чыгымнар китәргә мөмкин, дигән сорауга да төгәл генә җавап ишетмәбез әле. Тиененә кадәр санап куйсаң да, уйламаган чыгымнар килеп чыгарга мөмкин.
– Кызларга ак блузка 1 меңнән дип алыйк. Алмаш-тилмәш кияргә икәү кирәк. Итәк – 2 мең, рюкзак 2 меңнән артык. Аяк киемнәрен дә яңартмыйча булмый, туза бит ул. Спорт аяк киемнәре, ак футболка, 15 мең генә җитми әле монда, күбрәк. 1 сентябрьгә кечкенә генә булса да бантигын алырга кирәк. Аннары канцелярия товарлары да аласы бар бит әле, – ди Алсу.
Баланы ничек әзерләргә?
Бала мәктәпкә ни өчен бара? Абый-апасы баргангамы, әллә белем алырга теләпме? Бер караганда, бу җавапның икесе дә дөрес кебек. Тик психологлар хәтта 1нче сыйныф баласының да аңлы рәвештә баруын шарт итеп куялар. Билгеле оешу этабында иярү булырга мөмкин. Соңрак исә мондый җаваплар кабул ителми. Әти-әниләр шуңа да баланы ел дәвамында әзерләргә яки август аенда ныклап шөгыльләнә башларга тиеш. Бу – бала белән сөйләшү, киңәшләшү, киемнәрне, мәктәп букчаларын бергә сайлау дигән сүз. Билгеле булганча, өч яшьтән узган бала белән сөйләшергә була. Аннан һәрдаим баланы игътибардан читкә җибәрмәскә. Ничек сөйләшә, ничек уйлый, ничек фикерли? Мантыйкый, ягъни логик фикерләү сәләтен дә ата-ана үстерә ала. Моның өчен шундый күнекмәләр дәфтәрен алып, төрле күнегүләрне баладан эшләттерергә була. Табигатьтә булганда да төрле сораулар яудырырга мөмкин. Икенче баласын мәктәпкә озатучы Эльмира Сафина белән сөйләшеп киттек. Менә ниләр сөйли ул:
– Беренче улым белән шактый шөгыльләндем. Китаплардан төрле күнекмәләр алып, логик фикерләвен үстерергә тырыштым. Чагыштыру ярдәмендә дә күпне өйрәтергә була. Мәсәлән, зур-кечкенә, олы-яшь, яңа-иске һәм шундый каршылыкка куелган предметлар, кешеләр турында сораулар бирә идем. Соңрак шулкадәр остарып китте, миңа теләсә кайсы ситуациядә сайлап алу мөмкинлеген искәртә башлады. Шулай булганда шулай, шулай булганда шулай була дип. Аннан соң саннар ярдәмендә чагыштыра башладык. Анысын да өйрәндек. Өйдә, аш бүлмәсендә төрле ризыклар әзерләгәндә аермаларны күрсәтергә, бер хәрәкәттән соң нинди икенче хәрәкәтне эшләргә кирәклеген аңлаттым. Болар эш һәм уеннар белән бергә үрелеп барды. Мин үзем белгәнемне өйрәттем кебек. Дөрес, әтисенең бала белән сөйләшеп утырырга да вакыты аз кала иде. Шуңа да мин аны ир-егетләр уйлаганча фикер йөртергә өйрәтә алмадым.
Икенче улымны тугыз елдан соң гына таптым. Ул чакта тирә-якны, көнкүрештәге хәлләрне аңлатып бирә торган бик шәп кенә мультфильмнар күрсәтә башладылар. Улым баштан ук мине өйрәтә башлады. Үземнең беркадәр көчсез икәнлегемне тойдым. Физика-механика законнары минем өчен бөтенләй ят нәрсә иде. Бала белән шөгыльләнү эшен әтисенә куштым. Мондый очракта балага үзеннән көчлерәк кеше кирәк дип уйлыйм. Ике бала, икесен дә мәктәпкә төрлечә әзерләргә туры килде. Шунысы бар: икесе дә аңлы рәвештә укырга китте. Нәрсә икәнен белеп.
Казан шәһәре Совет районының 171нче мәктәп педагог-психологы Тәнзилә Сәлимҗанова әйтүенчә, иң беренче баланың көндәлек режимын көйләргә кирәк булачак. Ике айлык ялдан соң, август аенда бер үк вакытта ятарга, бер үк вакытта торырга өйрәнергә кирәк. Мөстәкыйльлеккә өйрәтегез, үз артыннан урын-җирен җыештырып куярга, кемгәдер ярдәм итәргә, табак-савыт юарга, чисталык сакларга, эшләрне бергәләп эшләргә өйрәтергә кирәк. Телефоннардан читләштерегез. Иртәнге зарядка, йөгереп кайту, велосипедта йөрү, балыкка йөрү кебек эшләрне бергәләп башкарсагыз да була. Аннан бала белән бергәләп ризык әзерләгәндә, аңа тоз салырга булса да кушарга кирәк. Бергәләп салатларга турасагыз да була. Бакчада да эшләтергә кирәк. Әти-әниләрнең зур хатасы – бөтен эшне үзләре генә эшләү. Бала эшли алган кадәр эшләсен. Гаиләдә берничә бала булганда, алар бигрәк тә бер-берсеннән карап өйрәнә. Бала үзе өйрәнергә тиеш.
Хезмәт – яхшы тәрбия чарасы булып тора. Эшләгән эш өчен мактарга, хупларга онытмагыз. Бергәләп укыгыз, берегез – бер абзац, икенчегез бер абзац укыгыз. Укучылар һәрвакыт, нишләп безнең белән өйдә шөгыльләнмиләр, диләр. Үзләрен генә калдырганга, алар телефонда утыралар. Бергәләп берәр нәрсә тегәргә, берәр яңа әйбер ясарга мөмкин. Элек өйрәнгәнне дә кабатлауның зыяны юк, балалар бакчасында, әзерлек курсларында өйрәнгәнне дә кабатлап чыгыгыз. Август аенда барысын бер җепкә тезәргә вакыт.
Чыганак: "Татар-информ", "Шәһри Казан", Рәсимә Галиева).
Читайте нас в