Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
8 август 2019, 22:50

Балаларга куркыныч фильм күрсәткән укытучыны судка биргәннәр

Омск шәһәрендәге "Өзлексез белем бирү күппрофильле академиясе" дип исемләнгән шәхси мәктәптә оештырылган җәйге лингвистик клубта күңелсез хәл булган.

Омск шәһәрендәге "Өзлексез белем бирү күппрофильле академиясе" дип исемләнгән шәхси мәктәптә оештырылган җәйге лингвистик клубта күңелсез хәл булган. Яңгырлы көнне музейга бару кичектерелү сәбәпле, укытучы балаларга 16 яшьтән карау рөхсәт ителгән "Кукла" фильмын кабызып куйган. 6-12 яшьлек балалар актлар залында киноны караганнан соң, кайсы өенә кайтырга курыккан, кайсы төн уртасында төш күреп уянган, әти-әниләреннән утны сүндермәүләрен үтенеп сораучылар да булган.

Шушы вакыйгадан соң, өч баланың әти-әнисе Мәгариф министрлыгына шикаять белән мөрәҗәгать иткән. Мәктәп җитәкчесе Владимир Бем белдерүенчә, укытучы моны алдан уйлап эшләмәгән, хәтта фильмның нәрсә турында икәнлеген дә белмәгән. Ул аны исеменә карап кына сайлаган һәм балаларга ачып куйган. Директор әйтүенчә, кайбер әти-әниләр вакыйганы күпертә. Шулай да җитәкче укытучының гаебен дә таный. Педагогка шелтә белдерелгән һәм ул премиядән мәхрүм ителгән. Өстәвенә, административ хокук бозуы өчен эш кузгатылган һәм тикшерелү өчен судка җибәрелгән.
Читайте нас: