Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
9 август 2019, 22:45

Башкортстанда китаплар компьютерга күчә

Башкортстанның Милли китапханәсе 2024 елга 600 китап һәйкәлен компьютерга күчерергә һәм интернет челтәрләренә эләргә планлаштыра. 

Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге милли китапханә “Мәдәният” милли проектның “Цифрлы мәдәният” проекты кысаларында, 2024 елга 600 китап һәйкәлен цифрлаштырырга исәпли. Ел саен цифр форматына 100 данә күчереләчәк, дип хәбәр итә республика мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
2019 елда “Китап һәйкәлләре” электрон китапханә бүлегендә ХХ гасыр башында нәшер ителгән туган якны өйрәнү китапларының 100 нөсхәсе дөнья күрәчәк. Моннан тыш, Мәҗит Гафури, Шәехзадә Бабич, Давыт Юлтый һәм башка язучыларның беренче тапкыр басылган әсәрләре урын алган 50гә якын китап цифрлы форматка күчәчәк. 
Китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк басмалар бүлегендә 20 меңгә якын туган якны өйрәнү басмалары саклана. Аларның күбесе гарәп һәм латин графикасында язылган. 
Чыганак: futurerussia.gov.ru
Фото: Ачык чыганак.
Читайте нас: