Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 август 2019, 17:30

Очучы геройларыбыз искә алынды

«Үлемсез эскадрилья» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар

Россия ДОСААФның БР Илеш районындагы бүлекчәсе «Үлемсез эскадрилья» Бөтенроссия акциясенә кушылып, чара «Орленок» балаларны сәламәтләндерү лагерында оештырылды.
Әлеге акциянең оештыручысы Россия ДОСААФның БР Төбәк бүлекчәсенең оештыру-планлаштыру бүлеге начальнигы Гөлнара Мануйллина катнашып, балаларга хәрби самолетлар, аэродром турында сөйләде. Югары Яркәйдәге Муса Гәрәев музееның фәнни хезмәткәре Фәридә Нурыйәхмәтова ике тапкыр Советлар Союзы Герое, очучы-штурмовик Муса Гайса улының биографиясенә һәм хәрби юлына байкау ясады, район тарих-туган якны өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре Гөлназ Гәрәева якташ хәрби очучылар турында таныштырды. Алдан хәбәр ителгән «Авиация көне» рәсемнәр конкурсына йомгак ясалды. Иҗат эшләреннән күргәзмә оештырылды, ә яшь рәссамнарга Россия ДОСААФның БР Илеш районындагы бүлекчәсе директоры Рәзиф Шәйхәйдәров Грамоталар һәм җыелмалы самолет макетлары тапшырды. Чарада катнашучыларга Бөек Ватан сугышы һәм аның батыр уллары хакында видеороликлар да күрсәтелеп, яшь буынга патриотик рух өстәде.
Акция ахырында балалар үзләре кәгазьдән эшләнгән самолетларны лагерь клубы алдында һавага очырды.
Читайте нас: