Пленар утырыш эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы, икътисад фәннәре кандидаты илдар иршат улы МостаФин катнашты һәм чыгыш ясады. Мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Фәрух кызы КашаПова белем бирү учреждениеләренең 2017-2018 уку елындагы эшкә йомгак ясады. Чарада Башкортстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Егор владимирович Родин, Уфа дәүләт нефть техник университеты ректоры, профессор, физика-математика фәннәре докторы, БР атказанган фән эшлеклесе Рәмил Назыйф улы Бәхтизин, «Башнефть» җәмгыяте вәкиле Олег Александрович Калинин, БР Мәгариф министрлыгының мәгълүмати-аналитика эшләре бүлеге начальнигы урынбасары дмитрий Юрьевич Плотников, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире, «Якташлар» җәмгыяте рәисе Фаил Камил улы Фәтхетдинов, тугандаш Баймак районыннан «Миләш» балалар бакчасы мөдире Зилә Марат кызы Бикьянова чыгышлары тыңланды. Август киңәшмәсен муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рәмил Назыйм улы Хәертдинов алып барды.
Чара зур оешканлык белән үтте. аның барышында хакимият башлыгы “Район башлангыч сыйныфлар укытучысы-2018” бәйгесенә нәтиҗә ясап, финалистларны һәм җиңүчеләрне төрле дәрәҗә диплом һәм Почет грамоталары белән бүләкләде.
36 мәгариф хезмәткәре төрле Мактау грамоталарына лаек булды, 38 педагог лаеклы ялга озатылды, мәктәпләрнең һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең яңа уку елына әзерлегенә йомгак ясалды.