Маяк
+14 °С
Облачно
Мәгариф
31 Декабря 2020, 21:00

Балаларның яраткан шагыйре

Укучылар яраткан шагыйрьләренә аның шигырьләрен укып ишеттерде, җырларын яңгыратты.

Шигырьләре аша нәни күңелләргә юл ярган, иҗаты белән самими һәм мавыктыргыч сабыйлар дөньясын чагылдырган әдип, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин һәрвакыт Илештә көтеп алынган кунак. Әйтергә кирәк, якташыбыз күптәннән инде Казанда яшәп иҗат итсә дә, районга даими кайтып, иҗатын яратучылар белән очрашып тора. Чираттагы очрашу кичәсе Югары Яркәйдәге дүртенче урта мәктәптә узды. Чөнки үткән елда «Бәхетле мизгелләр» (Казан шәһәренең) хәйрия фонды Р.Миңнуллинның 70 яшьлек юбилее уңаеннан Татарстан һәм Башкортстанның мәктәп укучылары арасында балалар шагыйренең иҗаты буенча иң яхшы эссе/иншага бәйге оештырган иде. Конкурста әлеге белем учагының укучылары (Камила Сәрварова, Әмир Әхмәтшин, Гүзәл Габделхакова, Ильнария Насретдинова) актив катнашып, җиңү яулады һәм аларны тәбрикләү максатында шагыйрь үзе килде.
Читайте нас