Маяк
-15 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 гыйнвар 2021, 02:00

Этәй мәктәбенә - 50 ел

Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рәмил Хәертдинов, Этәй авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Айрат Баһаув, Мәгариф идарәсе МКУ-ның тәрбия эшләре бүлеге начальнигы Рәйсә Хәйдәрова, РФ фән һәм халык мәгарифе хезмәткәрләренең территориаль профсоюз оешмасы рәисе Юрий Коровкин, Этәй урта мәктәбенең педагогик коллективы, шулай ук биредә төрле елларда белем алган укучылар, монда эшләп киткән, хаклы ялга чыккан укытучылар катнашты.
Бәйрәмнең беренче өлеше белем учагында үтеп, килгән кунаклар мәктәпнең яшәешен, балаларның шөгыльләрен чагылдырган чагу иҗади эшләр күргәзмәсе белән танышты, учреждение буенча экскурсия ясады һәм
истәлеккә фотога төште.
Икенче өлеше Этәй авыл мәдәният йортында дәвам итеп, ул «Сагындыра мәктәп еллары» дип исемләнде. Әйткәндәй, мәктәп елларын сагынып кайтучылар белән зал шыгрым тулы иде.
Сәхнәгә беренчеләрдән булып, Этәй урта мәктәбе директоры Фирүз Наҗаров, авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Айрат Баһаув күтәрелде һәм мәктәп, авыл тормышы белән таныштырып, истәлекле вакыйга белән котлады. Арытаба муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рәмил Назыйм улы чыгыш ясап, изге теләкләрен җиткерде һәм Этәй урта мәктәбе ашханәсенә электр плитәсе алу өчен 55 мең сумлык сертификат тапшырды. Шулай ук Мәгариф идарәсе МКУның тәрбия эшләре буенча бүлек начальнигы Рәйсә Рәшит кызы, профсоюз оешмасы рәисе Юрий
Валерьевич, һәрвакыт мәктәпкә ярдәм кулы сузучы Нефтекама нефтепромысел җиһазландыру заводының ремонт-техник цехы начальнигы Рәмил Кодәймәтов бәйрәм белән ихлас тәбрикләде һәм бүләк тапшырды.
Мәктәп коллективы мәдәният йорты (мәдәни оештыручы - С.Сәрвәрова) белән берлектә әзерләгән җырга, моңга бай, эчтәлекле концерт программасын Этәй урта мәктәбе укытучысы Гөлназ Кәбирова белән Теләпән авыл клубының мәдәни оештыручысы Илдар Гарифуллин алып барды.
Читайте нас