Район модельле балалар китапханәсендә Югары Яркәйдәге беренче гимназиянең 3 А сыйныф укучылары фәһемле чарада катнашты. «Башкорт җиренең уллары» күргәзмәсе белән танышты, «Урал батыр» эпосы мотивлары буенча кинофильм карады. Китапханәче Альфира Вәлидова әлегә әсәр буенча сораулар биреп, аларга укучылар җавапларын әйтте.