Районның иң сәләтле балалары, уку алдынгылары, мәктәпнең спорт һәм мәдәни тормышында активлык күрсәтүчеләр өчен район мәдәният сараенда Чыршы бәйрәме узды.
Тантанага җыелган балалар район мәдәният сарае хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән «Сихерләнгән сәгать» дип исемләнгән тамашаны карап, бизәлгән чыршы янында Кыш бабай һәм Карсылу белән бию, җыр башкару, шигырь сөйләү, уеннар уйнау мөмкинлегенә ия булды. Ә иң сөенечлесе - алар муниципаль район хакимияте тарафыннан әзерләнгән бәйрәм күчтәнәче алды.