Маяк
-7 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 гыйнвар 2021, 02:00

Могҗизалы минутларда

Республиканың төп чыршы бәйрәмендә районнан 6 уку алдынгысы катнашты.

Тылсымга, могҗизага бай Яңа ел - аеруча балалар өчен якын һәм яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Бу җәһәттән ел саен башкаладагы «Башкортстан» дәүләт концерт залында оештырылучы Республика Башлыгы чыршысын да алар түземсезләнеп көтеп ала. Быел анда 780 укучы, шул исәптән безнең районнан Югары Яркәйдәге беренче гимназиядән, Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис., дүртенче, Ябалак, Ишкар урта һәм Йонны төп мәктәпләреннән 6 уку алдынгысы катнашты.
Тантана, һәр елдагыча, онытылмас тәэссоратлар калдырып, күңелле узды. Фойеда бәйрәм башланып, балалар әкият һәм мультфильм геройлары белән бергә истәлеккә фотога төште. Алар чыршы тирәли әйләнеп, җырлар башкарды, рәхәтләнеп биеде. Чарада катнашучыларга яңа ел әкияте күрсәтелде. Бәйрәм ахырында һәммәсенә Яңа ел бүләкләре – ел символы формасында йомшак уенчык, татлы күчтәнәчләр тапшырылды.
Читайте нас