Маяк
-14 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 гыйнвар 2021, 02:00

Президент чыршысында

"Онытылмас тәэссоратлар уятты"- ди Радмир Хәертдинов.

Түбән Яркәйдәге лицейның 6 сыйныф укучысы Радмир Хәертдинов Мәскәү шәһәрендә уздырылган Кремль чыршысында катнашу бәхетенә ия булды. Уку алдынгысы гел «дүртле», «бишле» билгеләренә генә өлгәшә. Район олимпиадаларында, төрле конкурсларда катнашып, җиңүче һәм призер булды.
Радмир Рәмил улы биология буенча Бөтенрусия олимпиадасының мәктәп этабында җиңүче булды. Укудан тыш ул үсентеләр үстерү белән шөгыльләнә, төрле тәҗрибәләр үткәрә. Агымдагы елда үзенең эше белән «Яшь натуралист» республика күргәзмәсендә катнашты. Бөре шәһәрендә уздырылган «Безнең балачак бакчалары» дип исемләнгән IX Бөтенрусия фәнни-практик конференциядә «Яшелчәлелек» номинациясендә беренче урын яулады. Яшь тикшеренүче биология укытучысы Филүс Зиннәтуллин җитәкчелегендә Уфа дәүләт нефть университеты үткәрүендәге «Нефть чыгаруның экологик проблемалары-2018» Халыкара конфренциядә катнашып, 260 эш арасында иң яхшысы булып табылды һәм беренче урынга лаек булды.
Читайте нас