Балаларга янгын хәвефсезлеге турында кечкенә чактан ук төшендерү бик мөһим. Шырпы белән уйнауның нәрсә белән янавын аңлату, бигрәк тә янгын чыга калса нишләргә кирәклеге турында төшендерү зарури. Моңа ата-аналар һәм балалар бакчаларында тәрбиячеләр тарафыннан да зур игътибар бирелә. Бу юнәлештә безнең белем учагында да башлангыч сыйныфтан ук аңлату эше алып барыла. Әйтик, күптән түгел Түбән Череккүл урта мәктәбенең 2 сыйныф укучылары укытучылары Ильмира Ихсан кызы Собарь белән Теләпән авылындагы янгын сүндерү частенә экскурсиягә барды.
Биредә балалар янгын сүндерүче белән очрашып, ул балаларга янгын куркынычсызлыгы, үзенең һөнәре турында сөйләде. Шулай ук алар янгын сүндерү техникасы, җиһазлары белән танышты, аларның билгеленәше аңлатылды. Саклау шлемы, каска киеп карап, фотога төшү мөмкинлегенә дә ия булды. Янгын сүндерү машинасына да утырып карадылар. Сирена тавышын да ишеттеләр. Гомумән, әлеге чарадан укучылар онытылмас хис-тойгылар кичереп, фәһемле һәм файдалы мәгълүмат алды. Ут белән уйнауның нинди хәвеф белән янавын белде.