Мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениеләре тәрбияләнүчеләре арасында башкорт әкиятләре мотивы буенча курчак һәм драма театры конкурсына йомгак ясалды.
Нәтиҗәләргә килгәндә, мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениеләре арасында Түбән Череккүл балалар бакчасы – беренче, Югары Яркәйдәге алтынчы балалар бакчасы – икенче, Югары Яркәйдәге беренче һәм икенче балалар бакчалары өченче урын яулады. Түбән Яркәйдәге баланы үстерү үзәге – балалар бакчасы - «Иң яхшы композицион чишелеш», Түбән Яркәйдәге балалар бакчасы - «Иң яхшы театраль куелыш», Югары Яркәйдәге икенче балалар бакчасының тәрбияләнүчесе Альвина Баязитова - «Иң яшь актриса» номинациясенә лаек булды.
Мәктәпкәчә яшьтәге төркемнәр буенча Андреевка урта мәктәбенең икенче мәктәпкәчә яшьтәге төркеме җиңү яуласа, Ябалак урта мәктәбенең Иске Татыш авылы филиалының мәктәпкәчә яшьтәге төркеме-икенче, Иске Кыргыз урта мәктәбенең Груздевка мәктәпкәчә төркеме белән Исәмәт урта мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге төркеме өченче урынга чыкты. Кужбахты урта мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге төркеме - «Иң яхшы композицион чишелеш», Ябалак урта мәктәбенең Илеш авылы филиалының мәктәпкәчә яшьтәге төркеме - «Тамашачылар сөюе призы», Йонны төп мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге төркеме «Иң яхшы актерлык башкаруы» номинаицясенә ия булды.