+13 °С
Ачык
Район мәктәпләрендә белем учагын тәмамлауга багышланган тантаналы линейкалар үтте
«Соңгы кыңгырау» - балалыкның тәмамлану символы һәм зур тормышка аяк басу дәлиле буларак, районның унберенче сыйныф укучылары өчен яңгырады. Бу көнне, Югары Яркәйдәге үзәк мәйдан районның барлык мәктәпләренең 11нче сыйныф укучыларын «Чыгарылыш балы-2022» бәйрәменә җыйды. Кызларны һәм малайларны зур тормыш юлына басулары белән муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин тәбрик итте.