Маяк
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
10 июнь 2022, 13:05

Хуш, сөекле бакчабыз!

Түбән Яркәйдәге “Баланы үстерү үзәге – балалар бакчасы” тәрбияләнүчеләре өчен дә дулкынландыргыч та, шатлыклы һәм моңсу да бәйрәм - әкияттәге тормышны чынбарлык итеп кабул иткән бер гөнаһсыз балачак белән саубуллашу көне житте.

Хуш, сөекле бакчабыз!
Хуш, сөекле бакчабыз!

Күңелдә матур хисләр уяткан, иң якты һәм кабатланмас хатирәләр калдырган вакыт – ул елмаеп, күңелле итеп сөйләшеп,  яраткан һәм якын кешеләр белән җитәкләшеп бакчага килгән гамьсез, кайгы-борчуларсыз балачактыр. Биредә үткәргән еллар да – иң самими, иң истәлекле, хәтердә мәңге саклана торган вакытлар.  

Түбән Яркәйдәге “Баланы үстерү үзәге – балалар бакчасы” тәрбияләнүчеләре өчен дә дулкынландыргыч та, шатлыклы һәм моңсу да бәйрәм - әкияттәге тормышны чынбарлык итеп кабул иткән бер гөнаһсыз балачак белән саубуллашу көне житте. Моңсу, чөнки күптәннән көткән, әмма безнең өчен бик тиз килеп җиткән көн бу. Шатлыклы, чөнки сабыйлар барысы да нинди матурлар, таза-саулар, үзләренең гаилә бәйрәмендә әти-әнисенең уртасында, аларның кулларына тотынып, адымнарына өлгерергә тырышып атлый.

Өлкән төркемдәге 15 малай һәм кыз үсеп житеп: “Хуш, сөекле бакчабыз!», - дип саубуллашты. Алар үзләрен бары тик яхшы яктан гына күрсәтеп, зур уңышларга иреште. Аналар көненә багышланган иҗади эшләр конкурсы призеры, район мәгариф идарәсе грамотасына лаек булган Юлия Габдрахманова, район шигырь сөйләүчеләр конкурсында “Иң ягымлы башкаручы” номинациясендә жиңүче Ринат Гобәйдуллин, «Без гагаринчылар» полиолимпиадасы буенча муниципаль этапта җиңүче, Республика олимпиадасында лауреат булган Азалия Басыйрова, шушы ук олимпиаданың локаль этабының җиңүчеләре һәм призерлары Давид Авзалов, Юлия Габдрахманова, Ринат Гобәйдуллин, Илдан Вәлиуллин, Сөмбел Муллагалиева  – моның ачык мисалы.

Ирешелгән уңышлары – кыз һәм малайларны  үз балаларыдай якын күрүче бакча мөдире Әлфия Фәтхетдинованың, сабыйларга һәрвакыт игьтибарлы, ягымлы карашлы югары категорияле тәрбияче, “Ел тәрбиячесе” район конкурсы жиңүчесе  Ләйсән Гәрәеваның, энергияле, позитив характерлы Юлия Юнысованың, һәрвакыт чисталык булдырып, сабыйларны ашатып, иркәләп торучы тәрбияче ярдәмчесе Лилия Уразаеваның,  җырга - биюгә өйрәтүче Лилия Нафикованың, шәфкать туташы Гөлнара Әхмәтованың, поварлар Эльвира Галләмованың, Ләйсән Фәррәхетдинованың, Гөлнара Шәрипованың һәм башка балалар бакчасында эшләүче барлык хезмәткәрләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе, без сезнең  сабырлык-зирәклелегезгә  чиксез сокланабыз.

Бәйрәм көнне дә матур итеп оештырылган, балалар башкаруындагы  җырлы-биюле композиция һәркемнең күңеленә хуш килде. Хәтта инглиз телендә дә җыр башкарып таң калдырдылар. Ата-аналарның флешмобы кичәгә тагы да ямь өстәде. Юлия Габдрахманованың картәтисе – «Илеш МТС» җәмгыяте директоры Рәвис Зарипов, иганәчелек ярдәме күрсәтеп, балалар бакчасына 10 меңлек  сертификат тапшырды. Регина Габдрахманова җитәкчелегендәге ата-аналар комитеты да бәйрәмне үткәрүгә зур көч салды.

Бу көнне бик матур теләкләр яңгырады, бик күп дулкынландыргыч минутлар кичердек. Күз нурларыбыз, балаларыбызга да иң якты, йөрәк түреннән чыккан сүзләребезне  җиткердек. “Мәктәпне дә бакчаны яраткан кебек яратыгыз, тырышып укыгыз. Сау - сәламәт, озын гомерле, белемле, акыллы, бәхетле балалар булыгыз. Ак юллар сезгә, балалар”.

Өлкән төркемнең ата-аналары.

 

 

 

 

 

Автор:Лира Гареева
Читайте нас: