+9 °С
Болытлы
Уку елы тәмамланып, еллык һәм чирек билгеләрен аңлап, я кайгырып, я сөенеп, шау-гөр килеп, укучылар өйләренә таралса да, район мәктәпләре жәйге каникуллар вакытында да ишекләрен ябарга ашыкмый. 1 июньнән балалар өчен җәйге лагерьлар эшли башлады. Мондый ял укучыларның сәламәтлеген ныгытуда һәм тәрбияләүдә үзенчәлекле роль уйный.
Түбән Череккүл урта мәктәбендә дә 15 бала «Кояшкай» лагеренда ял итә, яңа көч туплый, уку елы дәвамында җыелган арыганнарын бетерә, иркенләп бер-берсе белән аралаша.