+17 °С
Болытлы
Бүген район мәдәният сараенда укытучыларның август киңәшмәсе узды.
Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Рәмил Бәхтизин, Бөтендөнья башкортлары корылтаеның башкарма комитеты рәисе Юлдаш Йосыпов, “Башкортстан” гәзитенең баш мөхәррир урынбасары Алсу Әһлиуллина, Баймак районы кунаклары һ.б. катнашты.
Программада “Патриотик тәрбия - илнең киләчәге өчен мөһим өлеш” исеме астында күргәзмә оештырылып, бертөркем алдынгылар бүләкләнде һәм лаеклы ялга китүчеләр хөрмәтләнде.