Маяк
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
12 сентябрь 2022, 15:04

Дүшәмбе иртәсе яхшы яңалыклардан башлынды

Юнны урта мәктәбендә «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге мәгариф үзәге ачылды

“Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Заманча мәктәп” төбәк проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә балаларга заманча сыйныфларда һәм заманча җиһазлар белән белем алу мөмкинлеге барлыкка килде.

“Үсеш ноктасы” белем бирү сыйфатын арттыруга шартлар тудыра, укучыларның физика, химия, биолгия фәннәрен үзләштерү өчен мөмкинлекләрен арттыра, табигый-фәнни һәм техник юнәлештә өстәмә белем алу мөмкинлекләрен киңәйтә. Монда дәресләр генә түгел, дәрестән тыш эшчәнлек тә оештырылган

Үзәккә күпьеллык стажлы тәҗрибәле педагог, физика укытучысы Зилә Әскат кызы Нәсруллина җитәкчесе , аңа химия һәм биология укытучысы Ильвина Илнур кызы Мөхиярова булыша. Районыбызда «Точка роста» 12 кабинеты эшли, шуларның 4се ачылды.

Дүшәмбе иртәсе яхшы яңалыклардан башлынды
Дүшәмбе иртәсе яхшы яңалыклардан башлынды
Дүшәмбе иртәсе яхшы яңалыклардан башлынды
Дүшәмбе иртәсе яхшы яңалыклардан башлынды
Дүшәмбе иртәсе яхшы яңалыклардан башлынды
Дүшәмбе иртәсе яхшы яңалыклардан башлынды
Дүшәмбе иртәсе яхшы яңалыклардан башлынды
Дүшәмбе иртәсе яхшы яңалыклардан башлынды
Дүшәмбе иртәсе яхшы яңалыклардан башлынды
Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: