Маяк
+21 °С
Болытлы
Мәгариф
12 сентябрь 2022, 04:26

Югары Яркәйнең 4 нче балалар бакчасында кызыклы чара узды

Шушы көннәрдә Башкортстанда бик матур бәй­рәм — Милли кием көне үтте.

Югары Яркәйнең 4 нче балалар бакчасында кызыклы чара уздыЮгары Яркәйнең 4 нче балалар бакчасында кызыклы чара узды
Югары Яркәйнең 4 нче балалар бакчасында кызыклы чара узды

Милли кием — халыкның эчке булмышының чагылышы. Кеше үзенең күңел донъясын киеме аша ачып бирергә ынтыла, милләтнең дә яшәү рәвеше, көнкүреше, эчке донъясы — тышкы кияфәтендә чагыла. Шуңа да борынгы заманнардан алып кешегә бер караш ташлау белән, аның нинди милләттән икәнен билгеләп булган. Кием үзенең төп тәгаенләнешеннән тыш үзара аралашуны җиңелләшергә тиеш булган.

Балалар белән “Милли костюм тарихы” темасына әңгәмәләр үткәрелде. Төрле уеннар уйнадылар һәм туган теллендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, милли уеннар уйнадылар.

Әлеге чараларның төп максаты: балаларда халык традицияләрен саклап калу һәм дәвам итү теләге. 

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас