Маяк
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 сентябрь 2022, 08:35

Милли костюм - минем халык мирасы

Тәрбияче уен формасында Башкортстанда милли костюм көне уңаеннан «милли костюм – Халкымның мирасы» дигән темага чара уздырды

Милли костюм - минем халык мирасы
Милли костюм - минем халык мирасы

Әлеге бәйрәмнең төп максаты - халыкларының милли мәдәниятен саклау һәм үстерү. Бәйрәм халыклар арасында дуслык һәм милләтара татулык символы булып тора.
Балалар башкорт костюмы элементлары белән иллюстрацияләрне карадылар, милли костюмнар кигән курчаклар белән уйнадылар. Алар кечкенә булсалар да, тәрбияченең әкиятен кызыксынып тыңладылар һәм яңа белемнәр алдылар. Аннары «милли костюм тарихына сәяхәт» дигән презентацияны карадылар.

Ахырда хезмәткәрләр һәм балалар башкорт милли киеменең атрибутлары белән таныштылар.

Милли костюм көнен уздыру халыкларның традицияләренә, тарихына һәм мәдәниятенә мөрәҗәгать итү, яшь буында халык мәдәниятенең байлык һәм кыйммәт булуын аңлау мөмкинлеге бирә.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: