Маяк
+22 °С
Яңгыр
Мәгариф
9 декабрь 2022, 05:36

Укучы югары үрләр яулый

Район мәктәпләрендә белем алган уку алдынгылары югары уку йортын атлап кергәч тә укытучылары, ата-ана йөзенә кызыллык китерми-югары үрләр яулавын дәвам итә

Укучы югары үрләр яулыйУкучы югары үрләр яулый
Укучы югары үрләр яулый

Район мәктәпләрендә белем алган уку алдынгылары югары уку йортын атлап кергәч тә укытучылары, ата-ана йөзенә кызыллык китерми-югары үрләр яулавын дәвам итә. Югары Яркәйдәге беренче гимназиядә бары тик яхшы билгеләргә генә өлгәшеп, Уфа дәүләт аграр университетында механика һәм санлы инжиниринг факультетында сайлаган һөнәрен үзләштерүче Арсен Миңнеголов – дүртенче курста белем ала.

Күптән түгел ул әти-әнисен, туганнарын, якыннарын гына түгел, укыткан педагогларын да яхшы хәбәр белән шатландырды – укудагы һәм гыйльми тикшеренү эшендәге югары казанышлары өчен Арсен - А. Ежевский ис. милли премия лауреатына лаек булды.

Арсен Айвар улын университетта үз алдына куйган максатына ирешүче тәвәккәл һәм булдыклы егет буларак беләләр. Бүгенге көндә лауреат булуы үзе үк аның тырышлыгына ачык дәлил. Җәмәгать тормышыннан да читтә калмый талиб, уку белән беррәттән, барлык чараларда, спорт ярышларында актив катнаша. Уку алдынгысы «Препарат эремәләрен әзерләүнең автоматик җайланмасын эшләү һәм аларны авыл хуҗалыгы процессында кертү» проектын тәкъдим итте. Фәнни җитәкчесе - «Мехатрон система и аграр производство машиналары» кафедрасы доценты, технологик фәннәр кандидаты Фаил Галләмов. Бу тема өстендә егет икенче курстан бирле эшли. Әлеге проект предприятие кырларының санлы карталарын булдыруны, төрле кушымталарда спутник рәсемнәрен куллану методикасын әзерләүне һәм сынауны, спутник рәсемнәре ярдәмендә чәчүлекләрнең торышын автоматик бәяләү методикасын һәм турыдан-туры автоматик эремә әзерләү урнаштыруны үз эченә ала. Әйткәндәй, быел Башкортстан, Кабардин-Балкар Республикасыннан, Алтай, Краснодар краеннан, Псков, Свердловск, Чиләбе, Киров, Пенза һәм Вологда өлкәләреннән югары уку йортларын тәкъдим итүче 12 талиб премия лауреатлары булды. Аларны тантаналы бүләкләү Русия һәм дөньяның әйдәп баручы авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүчеләренең берсе- «Ростсельмаш» компаниясе территориясендә Дондагы Ростовта узачак. Җиңүчеләр предприятиенең җитештерү мәйданчыклары белән танышачак, конструкторлык бюросы хезмәткәрләре белән аралашып, тормышка ашырылган масштаблы инвестиция проектларын күрә алачак

 

 

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас