Маяк
+24 °С
Яңгыр
Мәгариф
14 гыйнвар 2023, 17:24

Безнекеләр булдыра!

12-13 гыйнвар көннәрендә Г.Әлмөхәммәтов ис. РГИ базасында татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы узды

Безнекеләр булдыра!Безнекеләр булдыра!
Безнекеләр булдыра!

Анда катнашучылар Башкортостан Республикасы халыкларының туган теле, әдәбияты һәм мәдәнияте буенча викторина сорауларына җаваплар бирделәр, диалоглар төзеделәр, шигырь сөйләделәр.

Татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиаданың республика этабында Аккүз авылы урта мәктәбе укучылары, Йонны авылы төп мәктәбе укучылары катнашты. Олимпиада нәтиҗәләре буенча Юлия Гыйльманова  төп мәктәпнең 9 сыйныф укучысы (укытучысы - остаз Ирина Хадисовна кызы Гыйльманова ) призер булды һәм БР Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде.

Юлияне олимпиадада уңышлы чыгышы белән котлыйбыз! Яңа ачышлар һәм иҗади уңышлар телибез! Укытучы-остазга намуслы хезмәтләре һәм республика олимпиадасы призерын әзерләгән өчен рәхмәт белдерәбез.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас