

Республикада уздырылган Чыршы бәйрәменә Башкортстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан уку алдынгылары, олимпиада һәм спорт ярышлары җиңүчеләре, конкурс лауреатлары, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар, күпбалалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 1000гә якын укучы чакырылган иде.РеспубликаныңтөпЯңа елтамашасына Донецк һәм Луганскхалык республикаларыннан күчеп килгәннәрнең һәм хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган хәрбиләрнең балалары да катнашты.Безнең районнан алты укучыга –Алина Хисаметдинова(ЮгарыЯркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәп), Галия Рәхимова (Түбән Яркәйдәге лицей), Ландыш Сәгыйтдинова (Йонны), Радмир Баһманов (М.Гәрәев ис. Бишкурай урта мәктәбе), Алмаз Хафизов (Югары Яркәйдәге беренче гимназия), Илмир Галиуллинга (сәламәтлеге чикләнгән укучыларөченИлешкоррекционмәктәпинтернаты) әлеге күркәм чарада катнашу бәхете елмайды.
Яңа ел тамашасы “Башкортостан” дәүләт концертлар залында ике агымда оештырылды. Республика чыршысында катнашучы һәр бала йомшак уенчык, китаплар һәм татлы сувенир салынган рюкзак белән бүләкләнде. - Быел республика Башлыгының Чыршы бәйрәменә Башкортстанның иң яхшы укучылары чакырылды. Алар – уку алдынгылары, иҗади конкурслар җиңүчеләре, яшь спортчылар.
Быел без үзебезнең геройларның – махсус операциядә катнашучыларның балаларын да чакырдык. Укучылар, мин сезгә бер генә нәрсәне телим – тырышыгыз, укыгыз һәм иң югары нәтиҗәләргә ирешегез. Сезнең укудагы уңышлар Көнбатышның барлык дошман гамәлләренә җавап булачак. Бары тик яхшы уку, яхшы бәяләр белән генә сез дошманнарның гамәлләренә каршылык күрсәтә аласыз, - диде тамашаны ачып, мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин. Балаларны фойеда ук ел символы – Куянкай, әкият геройлары күңелле тамаша белән каршыалды.Шул арада ерак араларны якын итеп, Кыш бабай белән Карсылу да килеп җитте. Чыршы тирәли җырлапта,биептә алдыбалалар.Әзалда кызларны һәм малайларны могҗизалы, серле әкият иленә сәяхәт көтә иде.