Маяк
+24 °С
Яңгыр
Мәгариф
16 гыйнвар 2023, 04:00

Безнекеләр булдыра!

2023 елның 14 гыйнварында Бирск шәһәренең 7нче урта мәктәбендә укучыларның «Совенок-2023»Республика фәнни - гамәли конференциясе узды   #Илишевскийрайон

Безнекеләр булдыра!Безнекеләр булдыра!
Безнекеләр булдыра!

Конференция эшендә 788 укучы катнашты. Конференция кысаларында физика, математика, химия, информатика, технология һәм башка секцияләр эшләде. Һәр секциядә балалар компетентлы жюри тарафыннан бәяләнде, алар составына гомуми белем бирү мәктәпләре укытучылары гына түгел, ә УУНИтның Бирски филиалы укытучылары да керде.

Конференциядә Иске Кыргыз мәктәбенең 9 класс укучысы Алинә Сәлимгәрәева "Сәлемгареевларның фамилиясе. Минем нәсел агачы " номинациясендә Гран-при Дипломына лаек булды.

Алинәне һәм фәнни җитәкче Илгиз Фәрид улын җиңү белән котлыйбыз. Алга таба да уңышлар һәм яңа ачышлар телибез.

Безнекеләр булдыра!
Безнекеләр булдыра!
Автор:Энже Гильманова
Читайте нас