Маяк
+24 °С
Яңгыр
Мәгариф
19 гыйнвар 2023, 05:08

2023 ел - Укытучы һәм остаз елы

«Русия Президенты Владимир Путин 2023 елны “Укытучы һәм остаз елы” дип игълан итте. Бу карар укытучыларның югары статусын тану һәм аларның башкарган эшенең мөһимлеге турында сөйли. Президент биргән күп йөкләмәләр укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә, аларга социаль ярдәм күрсәтүгә, һөнәри үсешкә карашны үзгәртүгә юнәлтелә

2023 ел - Укытучы һәм остаз елы2023 ел - Укытучы һәм остаз елы
2023 ел - Укытучы һәм остаз елы

Укытучы һәм остаз елының бурычы – бу һөнәргә игътибар юнәлтү, укытучыларыбызга тиешле хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә яшьләрнең педагогикага кызыксынуын арттыру, югары уку йортын тәмамлаганнан соң мәктәпкә эшкә киләчәк иҗади, сәләтле, актив абитуриентларны педа-гогик вузларга җәлеп итү.

 Бүгенге көндә психология-педагогия юнәлешендәге профильле сыйныфлар челтәре үсешә башлады. Безнең районда Югары Яркәйдәге Т. Рахманов ис. урта мәктәп базасында мондый сыйныф сентябрь аеннан ачылды. Алда үз нәтиҗәләрен бирер, дип ышанабыз.

 Ел әйләнәсенә педагогик хезмәткәрләрнең, укытучыларның аерым статусын тану буенча эш алып барылачак. Бу юнәлештә аерым план төзелде, төрле чаралар, конкурслар үткәрү күз уңында тотыла. Мәктәпләрдә педагогик хезмәт ветераннары белән очрашулар, укучы белән педагогик уку йортларына сәяхәт, викториналар, төрле кызыклы һәм файдалы кичәләр оештыру планлаштырыла.

Укытучы һәм остаз елы үз нәтиҗәсен бирер, дип ышанабыз. Алда безнең укучыларыбыз педагогик уку йортларында белем алып, туган якларында хезмәт юлын башларлар, дигән өмет тә бар

 

Фото: МБОУ Гимназия №1 с. Верхнеяркеево

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас