Маяк
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 гыйнвар 2023, 19:24

Фәһемле очрашу

Укытучы! Ә кем сон ул? Укытучы - сабыйны кулыннан тотып белем дөньясына алып керүче, барлык һөнәрләргә юл ачучы кеше. Киләчәктә нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә , уңышларыбызның башында  ул тора

Фәһемле очрашу
Фәһемле очрашу

Күптән түгел  Кадер урта мәктәбендә мәгариф атналыгы кысаларында озак еллар балаларга белем һәм тәрбия биреп олы тормыш юлына озаткан ветеран укытучыларыбыз белән очрашу үтте.

Намуслы һәм тырыш хезмәт салган, ирешкән уңышларына шатланып гомер кичерүче Дахира Гыйләҗетдинова укытучы һөнәрен сайлавына беркайчан үкенми. Ул үзенең эшләгән еллары һәм укучылары турында сөйләвен кызлар, малайлар тын да алмыйча тыңлап утырды.

Балаларның  күңелләренә изгелек орлыгы сипкән, белем илендә ачышлар ясаткан, яхшыны-яманнан аерырга өйрәткән мөгаллимә  Гөлнара Дәүләтова әлеге һөнәрнең нечкәлекләрен, уңай якларын билгеләп үтте. “Бүгенге көндә авыл мәктәпләре яшь педагогларга мохтаҗ, чөнки яшьләр бу һөнәрне сайласалар да, укып беткәч шәһәрдә калалар. Югыйсә,  хәзер авылда да яшәү шартлары бер дә шәһәрнекеннән ким түгел”, -дип тәмамлады үз чыгышын остаз.

   Нәзирә Төхбәтуллина бар гомерен урыс теле һәм әдәбияты фәненнән белем бирүгә багышлады. Дәресләрен һәрвакыт кызыклы, мавыктыргыч итеп үткәреп, балаларда фәненә кызыксыну уятты. Әле дә укучыларыннан һәрвакыт  рәхмәт сүзләре генә ишетүен, күпләре аның юлы белән китеп, укытучы һөнәре сайлавы белән горурланауын белдерде.

    Очрашу кызыклы уеннар, хәтирәләрне яңартырлык кызыклы сораулар белән үрелеп барылды. Чыгарылыш сыйныфы укучыларына  ветеран укытучылар   киңәшләрен һәм изге теләкләрен җиткерде. Ә балалар, үз чиратында, аларга истәлекле бүләк тапшырды.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: