+24 °С
Яңгыр


«Ачык ишекләр көне» ндә уку йортын район мәктәпләрен тәмамлаган 60ка якын укучы катнашты.
Килүчеләр өчен авыл хуҗалыгын механикалаштыру белгечлеге һәм «авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинисты», « гомумтөзелеш эшләре мастеры», «пешекче, кондитер», «бухгалтер исәбе», «Ветеринария», «Авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау буенча слесарь» һөнәрләре буенча студентлар һәм п/о остаханәләре мастер-класслары оештырылды.
Яшүсмерләр көллияттә һөнәрләр белән таныша алдылар, теләге булган һәркем җитештерү процессында мөстәкыйль катнашты.