Маяк
+22 °С
Яңгыр
Мәгариф
1 февраль 2023, 11:06

Ялларыбыз фәһемле үтте

Яңа ел каникуллары чорында без, Түбән Яркәйдәге лицей һәм Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис.  урта мәктәп укучылары, Мәскәүдә онытылмаслык сәяхәттә булдык

Ялларыбыз фәһемле үттеЯлларыбыз фәһемле үтте
Ялларыбыз фәһемле үтте

Яңа ел каникуллары чорында без, Түбән Яркәйдәге лицей һәм Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис.  урта мәктәп укучылары, Мәскәүдә онытылмаслык сәяхәттә булдык. Без "Шоумир Останкино Москва" Халыкара иҗат конкурсының финалында катнаштык. Бу конкурс илебезнең төрле төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән килгән катнашучыларны үзенә җыйды. Башкортстан делегациясен (19 кеше) вокзалда ук театр һәм кино актеры Константин Муранов каршы алды. Актриса Карина Колитинова белән бергә алар кичке Мәскәү буйлап матур экскурсия үткәрделәр. Киләсе көннәрдә безне танылган артистлар белән очрашулар һәм мастер-класслар көтә иде. Стас Наминның музыка һәм драма театрында актриса һәм ГИТИС укытучысы Светлана Коваленко һәм бу театрның әйдәп баручы актеры Константин Мурановтан вокал, сәхнә чыгышы һәм актерлык осталыгы дәресләре алдык. Безнең өчен театрның үзендә кызыклы экскурсия уздырылды. Без сәхнә артында булдык һәм киенү бүлмәләрен, костюм, репетиция залларын күрдек, тавыш һәм яктылык операторларының ничек эшләвен белдек. Анда катнашучыларның чыгышлары да узды. Жюри безнең чыгышларны лаеклы бәяләде.

"Шоумир Останкино Москва" Халыкара иҗат бәйгесе нәтиҗәләре буенча Түбән Яркәйдәге лицей укучылары - Нурислам Хөсәенов, Галия Рәхимова, Айнур Галләмов- «Нәфис сүз», Алмаз Гиндуллин һәм Альмир Гиндуллин “Публицистика” номинациясендә I дәрәҗә лауреатлар дипломнарына лаек булды.  Делегациябезнең иң яшь катнашучысы  Динара Хәертдинова (Т.Рахманов ис. урта мәктәп), “Инструменталь башкару” номинациясендә I дәрәҗә лауреат булды. Архитекторлар Йортында Арина Мороз иҗат остаханәсендә безнең игътибарыбызга «Андерсен әкиятләре» дигән яңа ел мюзиклын тәкъдим иттеләр. Без шулай ук Останкино манарасын, "Останкино" концерт залын, Мәскәү - Сити, Халык Хуҗалыгы Казанышлары күргәзмәсен, Кызыл мәйданны, Измайл Кремлен һәм башкаланың башка күренекле урыннарын да күрә алдык. 

Республика экология-биология үзәге методисты Оксана Сәйфетдиновага, укытучыларыбыз Альмира һәм Филүс Зиннәтуллиннарга, “Dekor” сәүдә-сервис комплексы җитәкчесе Фруза Сәрвәровага (иганәче ярдәме өчен) зур рәхмәтебезне белдерәбез, эшләрендә уңышлар телибез.Бу мавыктыргыч сәяхәт безгә онытылмаслык тәэсир калдырды, ялларыбызны файдалы үткәрдек, яңа дуслар таптык һәм илебез башкаласы турында күп кызыклы нәрсәләр белдек. "Шоумир Останкино Москва" Халыкара иҗат фестивале безгә күп кенә дулкынландыргыч очрашулар һәм онытылмас хисләр алып килде, иҗатка һәм яхшы укуга рухландырды.

 

 

Галия Рәхимова, Түбән Яркәйдәге лицейның 9 сыйныф укучысы.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас