

"Укучыларның укыту-танып белү компетентлыгын үстерү нигезе буларак функциональ грамоталылыкны формалаштыру" дигән темага төбәкара фәнни-гамәли семинары узды. Семинарда Башкортстан Республикасының Чекмагуш һәм Илешт районыннан, Сарман, Минзәлә, Мөслим, Актаныш районнарыннан кунаклар катнашты. Семинар программасы бай эчтәлекле һәм нәтиҗәле булды, ачык дәресләр, проектлар һәм кул эшләреннән күргәзмәләр күрсәтелде. Укучылар театрда, җырда осталыкларын күрсәттеләр.Шулай ук безнең мәктәп укучыларының әти - әниләре үзләренең иҗади эшләренә мастер-класслар күрсәттеләр.