Маяк
+24 °С
Яңгыр
Мәгариф
18 февраль 2023, 07:00

Хезмәте белән үрнәк

Кадер урта мәктәбендә авыл хуҗалыгы тармагында озак еллар эшләгән, авыл тормышыннан башка үзләрен күз алдына да китерә алмаган кешеләр белән очрашу үтте

Хезмәте белән үрнәкХезмәте белән үрнәк
Хезмәте белән үрнәк

Әйтергә кирәк, илебездә барган төрле сәяси үзгәрешләр, авырлыклар булуга карамастан, туган авылыбыздагы хуҗалык таралмады:басучылык һәм терлекчелек тармаклары уңышлы эшли. Бүгенге көндә авылыбызда урта мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, мәдәният йорты, китапханә, магазин һәм мәчет бар.

1994 елдан алып 2020 елга кадәр М.Горький ис. кооператив рәисе вазифасын Иршат Гыйльфанов җитәкләде. 90 нчы ... илдә сәяси һәм икътисади тотрыксызлык, билгесезлек еллар, иң мөһиме кешеләрдә ышаныч беткән вакыт. Менә шул вакытта Иршат Рәвил улы халыкны туплап, хуҗалыкта эшне үз югарылыгында оештырып җибәрә. Кылган гамәлләре белән үзеннән бик күп яшькә өлкән булган абый-апаларда, чордашларында, яшьләрдә өмет чаткысы уята ул. Өстәвенә, М.Горький ис. кооперативны алдынгы хуҗалыклар рәтенә чыгара. Авылыбызның тирә-ягын әйләндереп алган басуларда  тук башаклы ашлыкларның чайкалып үсеп утыруы, яшел хәтфә кебек тезелеп чыккан ужымнары авыл кешеләрендә гшенә түгел, ә читтән кайткан кунакларда да горурлану хисләре уятты. И.Гыйльфанов 26 ел гомерен әлеге хуҗалыкка багышлап, аның тырыш хезмәте лаеклы бәһаланды. “Башкортстан Республикасының  атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткре”, «Русия агросәнәгать комплексының почетлы хезмәткәре» дигән югары исемнәрне горур йөртә. Аның белән бергә эшләгән кооператив хезмәтчәннәре һәм авыл халкы олы хөрмәт, рәхмәт белән искә ала.

Очрашуда Иршат Рәвил улы хуҗалыкта эшләгән елларын искә төшерде, укучыларга төпле киңәшләрен бирде.

 Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Флүр Нәбиев бик күп еллар агроном булып тир түгә. Аңа кооперативның һәр басуы, һәр почмагы якын... Эшләү дәверендә күпме йокысыз төннәр, мәшәкатьле көннәр үткән. Чөнки һава торышы да син дигәнчә генә булмый. Ә вакытында чәчәргә, вакытында җыеп алырга кирәк. Тынгысыз көннәрен төнгә ялгап ничәмә ничә еллар хуҗалыкның ашлык запасларын тулыландыруда, малларга кышкылыкка азык запасы әзерләүдә аның өлеше бәһалап бетергесез. Бүгенге көндә дә Флүр Мирзанур улы актив тормыш белән яши, яңалыкка омтыла. Лаеклы ялда булуына карамастан күпләп  умарта тота. Балаларга  үзенең шөгыле турында сөйләде, серләре белән бүлеште. Балның кеше организмына аеруча файдалы икәнен ассызыклады.

 Озак еллар халык мәнфәгатен кайгыртып яшәүче Рәис Габбасов үзенең хезмәт елларына тукталды. Әйтергә кирәк, ул хуҗалыкта терлекче булып эш башлый, арытаба ферма мөдире итеп тәгаенлиләр. 2006 елдан Кадер авыл советы авыл биләмәсе башлыгы итеп сайлыйлар. Әлеге вазифаны 13 ел башкарып, авылдашлары өчен бик күп изге гамәлләр кылды ул. Һәрвакыт олыны- олы, кечене кече итә белдә. Ачык йөзле, киң күңелле Рәис Гата улын бүгенге көндә дә авылдашлары хөрмәт итә. Хуҗалык өчен янып-көеп йөрүче ветеран әле дә хезмәт сафында – Кадер сөтчелек фермасында хисапчы.   “Балалар хезмәтне яратыгыз, эш белән мәшгуль кешенең начарлык кылырга вакыты юк. Кайда гына эшләсәгез дә тырыш булыгыз”, - диде ул үз чыгышында. 

  Бүгенге көндә М.Горький ис. кооперативны белемле белгеч Мансур Әхмәтов җитәкли. Ул хуҗалыкның уңышлары турында бәян итте. Шул ук вакытта биредә эшләргә хезмәтчәннәрнең җитешмәве, азая баруы борчылу тудыра дип билгеләде. Югыйсә авылда тору өчен барлык уңайлы шартлар да бар.

 Шулай ук Мансур Хәмит улы үз чыгышында чыгарылыш укучыларына Югары Яркәйдәге Башкорт аграр-технология колледжы, Башкорт дәүләт аграр университеты турында сөйләде. Балаларны авыл хуҗалыгы белгечлегенә укырга һәм кооперативка эшкә кайтырга өндәде.

 

 

 

Лира Галиева, Кадер урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

 

 

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас