Маяк
+22 °С
Яңгыр
Мәгариф
2 март 2023, 05:52

Рсай авыл китапхәнәсендә кичә узды

1 март көнне авыл китапханәсендә педагогик хезмәт ветераннары белән “Кайнар исем - укытучы” дигән чара узды

Рсай авыл китапхәнәсендә кичә уздыРсай авыл китапхәнәсендә кичә узды
Рсай авыл китапхәнәсендә кичә узды

Шулай ук Рүзилә Шәкирьяновнаның 85 яшьлек юбилеен үткәрелде. Тәбрикләргә беренче укучылар, укытучылар, күрше-күлән, туган-тумачалар килде.

Хезмәт ветераннары белән очрашу безнең өчен мөһим чара. Алар - үсеп килүче буын өчен ачык мисал. Тормыш тәҗрибәсе туплаган һәр кеше үсеп килүче буынның остазы һәм укытучысы булып тора. Кемгәдер педагог булып эшләү - ул мавыгу, кемгәдер - һөнәр, ә кемгәдер - бөтен тормыш.

Чарада катнашучылар мәктәп тормышындагы кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр, үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар, яшьлектәге яраткан җырларны башкардылар. Аралашу түгәрәк өстәл артында барды , монда алар бик күп күңелле, уңай хис-кичерешләр алдылар.

Алдада яңа очрашулар булыр дип өметләнәбез.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас