

20 апрельдә Уфа шәһәренең 48 нче башкорт лицеенда Республика яшьләр медиафорумы узды. Бирегә республика шәһәрләреннән һәм районнарыннан яшь медиа лидерлар, блогерлар, видеографлар, телестудия, журналистлар һәм медиаүзәк әгъзалары килде.
Югары Яркәй авылы мәктәбен "Саптар" медиаүзәге әгъзалары Алина Хисаметдинова, Ләйлә Шәрипова, Дилара Талипова тәкъдим итте. Форум кысаларында төрле юнәлешләр буенча мастер-класслар, семинарлар уздырылды. Республиканың танылган спикерлар укучыларга мобиль фотолар, блогерлар, видеомонтаж нигезләре, журналистика, медиапроектларны гамәлгә ашыру турында сөйләделәр. Шуннан соң хакатон оештырылды: 45 минут эчендә команда үз медиа-бизнесын абруйлы жюри алдында уйлап табарга, төзергә, язарга һәм өч минут эчендә якларга тиеш иде.
Саптарлар 19 команда арасыннан лаеклы 3 урынны яулады, алар бизнес-проектны гамәлгә ашыру өчен грант белән бүләкләнәләр. Афәрин, кызлар !!!
Фото