

Һәр кешенең йортына барып, аны кызыксындыручы, гәзит-журналларга язылырга өндәү дә җиңел эш түгел хәзерге заманда. Рсай почта бүлекчәсендә хезмәтләреннән тәм һәм ямь табып эшләгән уңганнарыбыз олы хөрмәткә лаек. Әйе, почта бүлекчәсенең төп хезмәте – кешегә вакытлы матбугат тарату. Бу гомер-гомергә шулай булган. Һава торышы нинди булуга карамастан, иңнәренә сумка асып, авыл урамнарын көненә ничә тапкыр урыйлардыр. Хезмәтләре җиңелдән булмаса да, һич зарланмый үзләре. “Халык гәзит укымый димәсеннәр, көтеп алалар аны. Район хәбәрләре, үрнәк алырлык гаиләләр, хезмәт алдынгылары турындагы мәкаләләрне бик яратып укыйлар. Өлкән буын вәкилләренә кибеткә йөрү кыенрак. Шуңа аларга гәзит тә, кирәкле товарларны да алып бара хат ташучылар. Почта кызы гәзит тә, тәмле чәй дә китерә дип көтеп алалар”, - ди почта бүлекчәсе начальнигы Зәлия Ямалиева.
Бүгенге көндә вакытлы матбугатка язылу эше үз биеклегендә оештырылган. Авылдашлар районканың мөһим булуын аңлап, язылып калырга тырыша. Өстәвенә, һәр ярты ел саен бүләкләр дә уйнатылу җиңүгә өмет бирә.